Балалар мәйданчыгы кайчан булыр?
Район үзәгендәге Совет урамының 54 йортында яшәүчеләр (казначылык бинасы янәшәсендәге өч катлы йорт) редакциягә үтенеч белән мөрәҗәгать иттеләр. Алар йорт янында вәгъдә ителгән балалар мәйданчыгы кайчан төзеләсен ачыклауны сорыйлар. Июнь башында аның урынын тигезләгәннәр, 15 июньгә тау, таган, карусель куярга җыенганнар. Җәй бетеп бара, ә күп санлы балаларга уйнар урын...
Район үзәгендәге Совет урамының 54 йортында яшәүчеләр (казначылык бинасы янәшәсендәге өч катлы йорт) редакциягә үтенеч белән мөрәҗәгать иттеләр.
Алар йорт янында вәгъдә ителгән балалар мәйданчыгы кайчан төзеләсен ачыклауны сорыйлар. Июнь башында аның урынын тигезләгәннәр, 15 июньгә тау, таган, карусель куярга җыенганнар. Җәй бетеп бара, ә күп санлы балаларга уйнар урын юк. Әлегә алар тавыкларны куркытып, ком тузаны күтәреп кайда җитте шунда уйныйлар - шаяралар. Йортта кече яшьтәге 25ләп бала яши. Бер таган бар барын, алар уйнарга чыккач аңа чиратка басалар. Балалар һәм аларның әти-әниләре балалар мәйданчыгы төзелүен түземсезлек белән көтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев