Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Балаларның өйдә, юлда һәм җәмәгать урыннарында иминлеге турында

Яңа Чишмә районының барлык мәктәпләрендә ата-аналар җыелышлары уза

Яңа уку елына укыту-тәрбия эшен оештыру, балаларның өйдә, юлда һәм җәмәгать урыннарында шәхси иминлеге мәсьәләләрен күз уңында тоткан ата-аналар җыелышлары Петропавел мәктәбендә, Яңа Чишмә гимназиясендә үткән инде.

Барлык җыелышларда «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Чирмешән районындагы профилактика бүлеге начальнигы Алина Филиппова һәм Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсенең пропаганда инспекторы Алексей Кадымовлар катнашкан.

Җыелышларда әйтелгәнчә, гаилә һәм мәктәпнең бурычы — балаларны үзләренә һәм тирә-юньдәге кешеләргә җаваплы карарга, куркынычларны алдан күрә һәм таный белергә, шәхси куркынычсызлыкның гади кагыйдәләрен үтәргә, экстремаль ситуацияләрдә үз-үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәтү.

Әлбәттә, һәр ата-ана баласының сәламәтлеге турында борчыла, ләкин бу очракта борчылу гына җитми. Балаларыбызны үз гомереңне саклап калуның төп кагыйдәләренә системалы рәвештә һәм максатчан өйрәтергә кирәк.

Урамда һәм юлда шәхси куркынычсызлык кагыйдәләре:

1. Урамда таныш булмаган кешеләр белән сөйләшмәгез.

2. Мәктәптән өйгә кайтканда юл өстендә уйнамагыз.

3. Исерек кешеләр белән сөйләшмәгез.

4. Караңгы төшкәч, шулай ук караңгы урыннарда, кеше булмаган җирләрдә, юл янында, буш яки җимерелгән биналар тирәсендә уйнамагыз.

5. Беркайчан да таныш булмаган кешенең машинасына утырмагыз.

6. Урамда музыка тыңламагыз: колакчыннарда куркыныч турында кисәтүче тавышлар ишетелми (мәсәлән, арттан баручы кешенең адымнарын, куаклардан килгән тавышны һ.б. ишетеп булмый).

7. Таныш булмаган кешеләрнең кунакка чакыру, музыка тыңлау, видеофильм карау, компьютерда уйнау тәкъдимнәренә беркайчан да ризалашмагыз.

8. Барлык шикле очраклар һәм урамда булган бар нәрсә турында әти-әниегезгә хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев