Балигъ булмаган яшүсмер машина йөртү таныклыгы булмаган килеш мотоцикл белән идарә иткән
13 июльдә Петропавел Бистәсендә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан әлеге авылда яшәүче балигъ булмаган гр. П. тоткарланган.
Ул мотоцикл белән машина йөртү хокукы булмаган килеш идарә иткән. Балигъ булмаган яшүсмерне КДНга исәпкә кую мәсьәләсе хәл ителә.
Ә яшь мотоциклистның әти-әнисе РФ КоАПның 12.7 ст. 3 ө. буенча административ җаваплылыкка тартылачак, ул 30000 сум күләмендә штраф салуны күздә тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев