Балигъ булмаган яшүсмернең мопедта йөрүе аның пассажирының сәламәтлегенә зыян китергән
-
27 июльдә 13 сәгать 30 минутта Тубылгы Тау авылында балигъ булмаган гр. К. (әлеге авылда яши) транспорт чаралары белән идарә итү хокукы булмаган килеш мопед белән идарә иткән, шул ук вакытта ул Әлмәт шәһәрендә яшәүче балигъ булмаган гр.- ка Г.- ны утыртып йөрткән. Мопедта йөргән вакытта гр.-ка Г.-ның сәламәтлегенә зыян килгән.
Гр. К.-ның әти-әнисе РФ КоАПның 12.7 ст. 3 ч. каралган адм. җаваплылыкка тартылган, аларга 30000 сум күләмендә штраф салынган. Балигъ булмаган гр. К. ПДНга исәпкә куелачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев