Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Балигъ булмаганнар файдасына 2,1 млн сум акча түләттерелгән

Суд приставларының 2024 елның 1 кварталындагы эшчәнлек йомгаклары.

Татарстан Республикасы буенча бурычлылардан барлыгы 4,4 млрд сумга якын акча түләтелгән, шулардан: алиментлар буенча — 365 млн сумнан артык, хезмәт хакы буенча — 5 млн сумнан артык, ЮХИДИ штрафлары — 85,5 млн сум. Татарстанда яшәүче 149 586 кешегә карата РФ чикләреннән чыгуны вакытлыча чикләү турында карарлар чыгарылган. 

Агымдагы елның 3 аенда Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча суд приставларының эш нәтиҗәләре буенча сорауларга бүлек начальнигы урынбасары, суд приставы Наталья Шолгина җавап бирә.

— Район бүлеге тарафыннан 1 кварталда ничә производство башкарылган һәм алимент алучылар белән хәлләр торышы ничегрәк?

— Хезмәт приставлары бүлеге тарафыннан 24,5 млн сумлык 1500дән артык башкару эше тәмамланган. Социаль әһәмиятле башкарма производстволар (шул исәптән алимент түләүләре буенча да) аерым контрольдә тора. 1 кварталда балигъ булмаганнар файдасына 2,1 млн сум түләттерелгән. 

— Бурычларны түләтүнең иң нәтиҗәле чаралары нинди?

— Бурычлыларга карата мәҗбүри түләттерү чаралары кулланыла. Бурычлы кешенең шәхесенә турыдан-туры юнәлдерелгән чаралар яхшы нәтиҗә бирә, болар: Россия Федерациясеннән чыгуны тыю һәм махсус хокуклардан файдалануны чикләү рәвешендә чикләүләр. Әйтик, 3 ай эчендә Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнарында яшәүчеләрнең читкә чыгуын вакытлыча чикләү турында 1173 карар чыгарылган. 

Россия ГУФССПның Татарстан Республикасы буенча бүлеге чираттагы ялны планлаштырганда үзеңнең һәм туганнарыңның бурычлары булу-булмавын тикшерергә һәм бурычлар булса, аларны түләргә киңәш итә. Бурычны федераль суд приставлары хезмәте сайтындагы «Башкару производстволары мәгълүматлары банкы» бүлегендә тикшерергә мөмкин. Бурычлылар исемлегендә үзеңне тапкан очракта, белешмә алу өчен күп каналлы 8(843) 514-92-21 номеры буенча, ә тулырак мәгълүмат алу өчен мәгълүмат базасында күрсәтелгән адрес буенча суд приставлары бүлегенә шалтыратырга кирәк. Шулай ук сервиста бурычны онлайн режимда да түләргә мөмкин.

— Дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать иткән гражданнарга техник прогресс ничегрәк ярдәм итә? 

— Суд приставына башкарма документны хәзер электрон рәвештә — шәхсән үзең бармыйча да бирергә мөмкин. Акча түләттерү турында судка гариза белән мөрәҗәгать иткән гражданнар, башкарма документны суд приставлары хезмәтенә электрон рәвештә тапшыру турында үтенеч белән мөрәҗәгать итә алалар (әгәр теләсәләр). 

Бу очракта суд башкарма документны суд приставлары хезмәтенә үзе җибәрәчәк. Бу башкару производствосын ачу һәм аны башкару процессын тизләтә. 

Район бүлегендә кабул итү көннәре: сишәмбе 9:00дән 13:00гә кадәр, пәнҗешәмбе 13:00дән 18: 00гә кадәр. Кабул итү алдан язылу буенча алып барыла. Баш идарәнең рәсми сайтына теләсә кайсы вакытта язылырга мөмкин. Язылу өчен Баш Идарә сайтының төп битенә кереп, «Кабул итүгә язылу» бүлеген сайларга кирәк. Шул ук вакытта теләгән датаны сайларга киңәш ителә, башка очракта система буш вакытны автомат рәвештә билгели. Аннары күрсәтелгән электрон почта адресына талон-раслау күчермәсе җибәреләчәк. Кабул итү алдыннан паспорт һәм талон-раслау язуын күрсәтергә кирәк.

Консультацияне телефон аша да алырга мөмкин. Баш идарәдә 8(843) 514-92-21 телефон хезмәте күрсәтү төркеме эшли. Бу номер буенча кузгатылган башкарма производство турында мәгълүмат, Суд приставлары белән элемтәләр һәм гражданнарны кабул итү тәртибе, баш Идарәнең вазыйфаи затларына кабул итүгә язылу һәм башка мәгълүматлар алырга мөмкин. 

Сер түгел, беренче тапкырдан ук шалтыратып та булмаска мөмкин. Бу проблемаларны чишү өчен реверсив шалтыратулар кертелгән. Ягъни, операторлар, шалтыратуларның иң югары йөкләнеше кимегән сәгатьләрдә, шалтыратулары җавапсыз калган гражданнарга үзләре шалтыраталар.

Баш идарәдә алимент түләтү мәсьәләләре буенча һәр җомга онлайн кабул итүләр алып барыла. Уңайлылык шунда ки, әгәр кешедә алимент түләтү буенча сорау туса, әмма республика башкаласына килү мөмкинлеге булмаса, бу кеше үзе аның өчен иң якын булган суд приставлары бүлегенә килеп, үз сорауларын видео-конференц элемтә форматында бирә ала. 
Онлайн кабул итү концепциясе болайрак, Баш идарә шунда ук гариза бирүченең мөрәҗәгатен карый башлый, кабул итүләргә килгәнче үк бу мәсьәләне хәл итәргә тырыша. 

Кабул итүгә 8(843)514-92-21, 8(843)514-92-02 телефоннары, шулай ук Баш идарәнең Telegram, ВКонтакте, Однокласники социаль челтәрләрендәге «Татарстан Республикасы буенча Россия ГУФССП» дигән бердәм исемдәге төркемнәре аша да язылырга мөмкин. Модераторларга фамилия, исем, отчествоны, башкару производствосының номерын, телефон номерын һәм үзегезгә уңайлы кабул итү датасын язу җитә. 
Сорауларны Лариса Федорова бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев