«Башкаларның гомере өчен ул үз гомерен бирде»
25 гыйнварда Әдәмсә клубында СВОда һәлак булган якташыбыз Рөстәм Гыйльманов истәлегенә мемориаль такта ачылды.
Герой үзенең туган җирендә 16 декабрьдә җирләнде.
Митингка район һәм торак пунктлар җитәкчелеге, авылдашлары, мәктәп укучылары җыелган иде. Мемориаль такта янында - почет каравылында яшьармиячеләр иде. Митинг Россия Федерациясе Гимны белән башланды.
-«Вакыт безне сайлады...» - солдатлар һәм офицерлар нәкъ шулай дип әйтеп, безне һәм сезне яклап һәлак булганнар, - митингта әнә шундый сүзләр яңгырады. - Бүген без авылдашыбыз истәлегенә баш иябез. Аның тормышы - Ватанга тугрылык һәм хезмәт итүнең ачык мисалы!
Рөстәм 1982 елның 15 апрелендә туган. 2023 елның 26 августыннан махсус хәрби операция зонасына Ватанны якларга китә. Контракт буенча десант-штурм полкында хезмәт итә. 2023 елның 17 ноябрендә һәлак була. Батырлык ордены белән бүләкләнгән (һәлак булганнан соң).
Мемориаль тактадан япманы алу хокукы һәлак булган хәрбинең кыз туганы Алсуга бирелде.
- Бүген без мемориаль тактаны ачып, безне һәм сезне яклап көрәшкән кешегә хөрмәт күрсәтәбез. Мин, йөзләрчә һәм меңнәрчә яшьтәшләре кебек үк, бүген махсус операция зонасында хезмәт итүче хәрбиләрнең әти-әниләренә, батыр уллар тәрбияләп үстергәннәре өчен рәхмәт белдерәм. Рөстәм Гыйльманов истәлеге район һәм Әдәмсә авылы елъязмасына алтын хәрефләр белән язылыр дип уйлыйм. Рөстәм Гыйльманов чын патриот, бөек илебез гражданы һәм без аны һәрвакыт истә тотачакбыз. Бүген без Бөек Ватан сугышында көрәшкән ата - бабаларыбызны горурлык белән искә алабыз, һәм нәкъ шулай ук без митингларда, дәресләрдә исемнәре мемориаль такталарда мәңгеләштерелгән егетләрне дә искә алырга тиешбез. Алар турындагы якты истәлек әдәмсәлеләрнең, район халкының йөрәкләрендә озак яшәсен һәм бу яшь буын өчен аеруча да мөһим. Алар үрнәгендә без яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләргә тиешбез, - диде район башлыгы Вячеслав Козлов.
Мемориаль такта СВОда һәм Бөек Ватан сугышы елларында илне саклап вафат булган авылдашларга багышланган «Сезнең батырлыкларыгыз үлемсез, якташлар!» дип аталган стенд янында урнаштырылган.
Авыл җирлеге башлыгы Альмира Нәҗметдинова Рөстәмнең якташларыбыз күңелендә илебез мәнфәгатьләрен яклаучы чын герой булып калачагын раслады. Мемориаль такта аның үлеменнән соң 40 нчы көндә ачылды. Җирлек башлыгы Әдәмсә мәчете һәм имам-хатыйбка, мәхәллә әгъзаларына рәхмәт белдерде, алар 25 гыйнварда үз инициативалары һәм үз акчаларына мәчеттә мәрхүм егетнең кырыгына аш оештырганнар.
Аннан соң митингта катнашучыларның барысы да мемориаль тактага канәфер чәчәкләре салдылар һәм авылдашлары, рядовой Рөстәм Гыйльмановны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Митинг мәктәп укучысының «Герой истәлегенә» дигән күңелгә үтеп керерлек шигыре белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев