«Беренчеләр» белән бергә «Чишмә-тур»!
Бу көннәрдә Шахмай мәктәбенең «Беренчеләр»е «Наил бабай чишмәсе»ндә булганнар, анда «Беренчеләр хәрәкәте»нең җирле бүлекчә җитәкчесе дә барган.
Чара балаларның остазы Баһаветдинова Фирдәүс Гамир кызының чыгышыннан башланган, ул чишмәнең барлыкка килү тарихы, әлеге территорияне төзекләндерүгә зур өлеш керткән авылдашлары турында сөйләгән. Аннары Таңсылу Сабитова «Беренчеләр» Советы рәислегенә кандидатлар өчен марафон турында сөйләгән һәм катнашучыларның хәрәкәт турындагы белемнәрен тикшергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев