23 сентябрьдә район үзәгендә өлкәннәр көненә туры китерелгән авыл хуҗалыгы ярминкәсе булып үтте . Ярминкә киштәләрендә нигездә күбрәк җәй көнендә үстерелгән байлыклар урын алган иде.
Әлеге ярминкәдә район үзәгендәге белем бирү учреждениеләре дә катнашты: Яңа Чишмә гимназиясе һәм урта мәктәп үз участокларында үстерелгән һәм консервланган яшелчәләр, алмалар белән сату иттеләр; аграр колледж үз кырларында игелгән бодай сатты (килограммын 6 сумнан), аларны сатып алу өчен транспорт чираты да хасил булды.
Сатып алучыларны шулай ук авыл җирлекләреннән алып килеп корган бик матур палаткалар да җәлеп итте, алар үз авыл халкының продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Ярминкәдә урманнарда һәм посадкалардан җыелган гөмбәләрне дә сатып алырга була иде (гөреҗдә - чиләге 200 сумнан, йөнтәс һәм ал гөмбә килосы 50 сумнан); бәрәңге - 20 сум/кг, литр ярымлы савытларда сөт - 50 сум, эремчек - 200 сум/кг, бер дистә йомырка - 50 сум, сыер ите - 300 сум, дуңгыз ите - 220-230 сумнан. Красный Октябрьдән килгән КФХ 2500 сумнан дуңгыз балалары сатты. Башка районнардан килгән эшмәкәрләр җимеш агачлары, куаклар, чәчәк үсентеләре белән сату иттеләр.
Арзангарак сатып аласы, кыйммәтрәк сатасы - ярминкәдә бу аксиома әһәмиятле түгел иде. Күрәмсең, ярминкә - ул базар түгел, сатулашу урынсыз, дип уйлаганнардыр сатучылар һәм шуңа да алар бәяләрне алдан ук килешеп куйганнар, алай гына да түгел, үзләренең сатып алучыларын, кадерле кунаклар кебек, сыйладылар да.
- Черемухово сатучыларыннан мин кабак сатып алдым, алар бушлай бирделәр, пенсионерка булгангадыр инде, тик мин үз сүземдә тордым, түләп алдым. Миннән нибары 20 сум гына алдылар, өстәвенә бик тәмле пирог белән дә сыйладылар әле. Екатериновка сатучыларыннан яшелчәләр сатып алганда аларның коймакларын бал белән авыз иттем, - дип сөйләде Яңа Чишмәдән пенсия яшендәге Наилә Кәбирова. - Әле тагын миңа концерт та бик ошады, - диде.
- Әйе, ярминкә бик күңелле, яхшы узды, ул шулай булырга тиеш тә , - дип сүзгә кушылды Ольга Мингалиева. - Бернәрсә дә сатып алмасаң да, чыгып җырлар, такмаклар тыңлыйсы, танышлар белән очрашып сөйләшәсе килә. Ә менә ярминкәдә ала алмаган нәрсәне (кайнаган сөт һәм ак майны) кибеттән сатып алырбыз.
Чыннан да, Яңа Чишмә сөт заводыннан ни өчендер үз продукцияләре белән чыгучылар күренмәде, юкса ярминкәдә ак май сатып алырга теләүчеләр дә аз түгел иде.
Әмма ярминкәне ак май булмау гына бозмый. Мәдәният хезмәткәрләре (клуб һәм китапханә системасы) яңачишмәлеләрне һәм район кунакларын кайнар чәй һәм яңа пешкән камыр ризыклары белән сыйладылар, җырларын һәм биюләрен бүләк иттеләр. "Архангел чибәре", "Сурэкэ", "Илем", "Зажигай", "Балаган" ансамбльләре, Зинаида Кондеева, Татьяна Леонтьева, Светлана Соловьева, Касыйм Тимербулатов, Рамилә Халикова, Елена Степанова, Вәсилә Гатауллина, Илназ һәм Ләйсән Шәйхетдиновлар да яңачишмәлеләрне үз чыгышлары белән сөендерделәр.
Лариса ФЕДОРОВА
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев