«Березка» балалар сәламәтләндерү лагерын булдыру тарихы
Хәзергесе вакытта кышкы мәктәп яны лагерьлары ачыла, аларда саф һавада уеннар, конкурслар, башка күңелле чаралар үткәрелә, шуңа күрә анда вакыйгаларга бай тормыш кайный дип әйтеп була.
Ленино мәктәбенең педагог-оештыручысы Татьяна Яковлева (ул элек пионервожатый да булган) редакциягә Ленино авылындагы мәктәп яны сәламәтләндерү лагеры эшчәнлеге һәм аның тарихы турында үз хәтер-хатирәләрен җибәрде.
«Ленино урта мәктәбе каршындагы балалар сәламәтләндерү лагеры күптән оештырылган. Башта ул «Рассвет» колхозының пионер лагеры була, аннан әлеге колхозны «Советская Татария» газетасы исемендәге колхоз итеп үзгәртәләр. Нәкъ менә ул Шушма елгасы ярында урнашкан пионер лагерының иганәчесе була да инде.
Мондагы табигатьнең матурлыгына исең китәрлек. Елганың бер ярында -шомыртлык, икенче ярын - зур урман чолгап алган. Барлык җирләрдә палаткалар куела торган иде. Балалар күпер аша чыгып, урманга экскурсиягә йөрделәр. Лагерь территориясе коймалар белән тотып алынды, төннәрен дә саклык чаралары күрелде, чөнки лагерь тәүлек буе эшләде. Зур капкадан кергәндә «Советская Татария» газетасы исемендәге колхозның «Дружба» пионер лагеры дигән язулы элмә такта куелган иде.
Ул вакытта мәктәптә балалар күп булганлыктан, лагерь 3 сменада эшләде. Балалар тимер караватлар куелган палаткаларда яшәделәр. Палаткаларның күпчелеге яшел төстә, ә кайберләре алсу, зәңгәр, кызгылт сары төскә буялган иде. Алар эчендә төрле төстәге утлар уйнаган кебек тоелды балаларга, шуңа күрә алар мондый палаткаларны күбрәк яраттылар.
Отрядларның саны дүрткә җитә торган иде. Пионерлар отрядларның исемнәрен үзләре уйлап табып, табигый материаллардан почмаклар ясадылар. Аннан лагерь ачылышына әзерлек барды.
Лагерь тормышы гөрли иде. Пионерлар һәм октябрятлар вакытларын уйнап, ярышып, коенып, учак янында җырлап - биеп үткәрделәр, отряд һәм дружина җыеннары да оештырылды.
Туклану да яхшы һәм төрләндерелгән иде: беренче һәм икенче ашлар, ботка, кесәл, җиләк-җимешләр. Ашны зур казаннарда пешерделәр. Туклану саф һавада оештырылды. Тактадан ясалган пищеблок аерым торды. Ашханәдә барлык мәгълүматлар язылган почмак урын алган иде: стена газеталары, отрядлар, вожатыйлар исемлеге, ярышлар стенды, вымпеллар.
Елгадан ерак түгел комлы пляж. Пляж өчен урынны елганың сай җирендә сайладылар. Су коену өчен тыелган урынны исә кызыл әләмле бау сузып билгеләделәр.
Төрле темаларга экскурсияләр үткәрелде. Бу - табигатьне күзәтү, җирлек һәм андагы үсемлекләр белән танышу. Табигатьне ярату, аңа сакчыл караш турында тәрбияви әңгәмәләр үткәрелде».
...Заманалар үзгәрә, шулай ук лагерь тарихы да. Акрынлап лагерь мәктәп ишегалдында колхоз тарафыннан төзелгән тулай торак бинасында оештырыла башлады. Анда бүлмәләр бик күп булды. Кызлар һәм малайлар аерым блокларда яшәде. Бик уңайлы иде. Лагерьга балалар көндез генә йөрделәр.
Аннары «пионерлар лагеры» дигән сүзтезмә «сәламәтләндерү лагере»на алыштырылды, ул мәктәп бинасында оештырылды. Балаларның лагерьда булу вакыты - иртәнге сәгать 8дән 14.30га чаклы.
Хәзер сулыкларда коену тыела, аның каравы район үзәгендәге «Жемчужина» бассейнына йөриләр. Ашханәдә туклану - ике тапкыр.
Балалар белән төрле чаралар үткәрелә, экскурсияләр, музейларга, паркларга, аттракционнарга бару оештырыла.
Заманча «Березка» сәламәтләндерү лагеры 1 сменалы. Лагерь мәдәни-ял итү, спорт-сәламәтләндерү, патриотик, экологик, интеллектуаль юнәлешләрдә эш алып бара.
Лагерьда 7 яшьтән 17 яшькәчә балалар ял итә. Анда китапханә, музыка залы, ял бүлмәсе, музей, спорт залы, универсаль спорт мәйданчыклары бар. Ул иҗат белән шөгыльләнү өчен барлык материаллар белән тәэмин ителгән: альбомнар, буяулар, карандашлар, фломастерлар, ручкалар, ватманнар һәм төрле өстәл уеннары.
Лагерьдагы чараларны оештыру өчен мультимедиа, караоке, ноутбуклар, фотоаппарат, музыкаль инструментлар: пианино, «Yamaha», синтезаторы, баян һәм гармун кулланыла.
Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп яны лагерына керү юллары, пандуслар, санузел, 2 махсус юынгыч бар.
Травматизмны, янгын куркынычсызлыгын, юл хәрәкәте кагыйдәләренең үтәлешен профилактикалау буенча дәресләр үткәрү өчен тиешле материаллы почмаклар бар. Балаларның тормыш һәм сәламәтлеген саклау өчен «хәвеф төймәсе» куелган, үткәрү режимы эшли, сак бар. Инструктажлар үткәрелә.
Лагерьда балаларны сәламәтләндерү өчен барлык шартлар да тудырылган. Аларга нык сәламәтлек һәм яхшы ял телисе генә кала!
2017 елда Ленино мәктәбенең «Березка» лагеры республика конкурсында катнашып, Татарстан Республикасының иң яхшы алты лагеры исемлегенә кергән. «Березка» балалар сәламәтләндерү лагеры тарихы» проектын тәрбия эшләре буенча директор урынбасары - Маргарита Демидова, педагог-оештыручы – Татьяна Яковлева, башлангыч сыйныф укытучысы (элеккеге педагог-оештыручы) Наталья Карасевалар әзерләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев