«Бергә булганда без көчлерәк!»
Яңа Чишмә районы халкы Курск өлкәсендә зыян күрүчеләргә Бөтенроссия ярдәм акциясендә катнаша.
Акбүре авыл җирлеге Советы депутаты Раил Залаков һәм аның хезмәттәшләре Курскта яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыюны оештырганнар.
Исегезгә төшерәбез, 6 августтан бирле Курск өлкәсенең чик буе районнарына ВСУ көчләре массакүләм һөҗүм итә. Бу районнарда яшәүчеләр Курскка яки күрше төбәкләргә эвакуацияләнергә мәҗбүр, күп кенә торак йортлар зыян күргән. Кешеләр документлардан башлап, элементар көндәлек әйберләргә кадәр югалтканнар.
«Бергә булганда без көчлерәк!» акциясендә катнашып, акбүрелеләр зыян күрүчеләр өчен беренчел кирәк-яраклар: азык-төлекләр, медикаментлар һәм кием-салымнар җыйганнар.
«Курск өлкәсенә килгән бәла барыбыз өчен дә уртак. Авыр хәлдә калганнарның барысына да без ярдәм иттек һәм ярдәм итәчәкбез дә, - дип билгеләп үтә Раил Залаков. - Безнең ярдәм бик мөһим, ул аларга көч бирә һәм күптән көтелгән Җиңүне якынайта!».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев