Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Безгә дә “сан“ килде

Хәзер яңа DVB-Т2 үрнәгендәге (стандартында) (санлы ТВ) телевидение безнең район халкы өчен дә яңалык түгел, ә аңлаешлы нәрсә. Биләр РТПС да санлы ТВ 200446 кеше яшәгән 366 торак пунктта бар (республика халкының 5,3%).

Санлы эфир телевидениесе (СЭТ) - ул видеосигналны һәм тавыш сигналын сан ярдәмендә кодка салу юлы белән телевидение рәсемнәрен (сурәтләр) һәм тавышны тапшыру технологиясе . Санлы кодка салу, шуңа охшаш булганыннан аермалы буларак, сигналны аз югалтулар белән тапшыру мөмкинлеге бирә, чөнки санлы сигналдагы рәсем һәм тавыш тоткарлыксыз тапшырыла. Тагын бер өстенлекле ягы - мәгълүматлар тапшырганда каналларның үткәрү сәләте арту - ТВ каналларын күбрәк итеп яхшы сыйфатлы һәм өстәмә информация белән тапшыру мөмкинлеге барлыкка килде.
Социаль сораштыруларны, конкурсларлда тавыш бирүләрне, белем бирү программаларын һ.б. үз эченә санлы эфир телевидениесе шулай ук тамашачылар белән капма-каршы элемтәгә керүне тәэмин итә.
Хәзергесе вакытта төзелешнең I этабында беренче пакетта 10 программа трансляцияләнә: "Беренче канал", "Россия 1", "Россия К", "Россия 2", "Россия 24", "Петербург-5 канал", "Карусель", "ТВ-центр", "ОТР". Кабул итүләр гадәти дециметрлы антеннага В-Т2 стантартында кабул итү мөмкинлегенә ия булган приставкалар (Ресиверлар) яки телевизорлар ярдәмендә башкарылачак.
Беренче пакет телевизион тапшырулар Яңа Чишмә, Ленино торак пунктларында урнашкан һәм Биләр телеүзәгеннән (Алексеевск районы, Зур Аланлы) телеретрансляторлардан 44 телевизион каналда тапшырыла. Ретрансляторлар тирәсендә 10-20 км радиуста урнашкан җирдә район кешеләре сыйфатлы санлы телесигналлар кабул итә алалар. Һәр телевизор караучы кеше бу хакта тәфсилле мәгълүмат ала ала, консультация ярдәме үзәге тел.: 8(843) 2000-528.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев