Район яңалыклары
Безнең делегатлар Татарстан халыклары съездында
22 апрельдә Казанда "Корстон" мәдәни күңел ачу комплексында Татарстан халыкларының 3 съезды булып үтте. Съездга республиканың барлык муниципаль берәмлекләреннән һәм милли-мәдәни оешмалардан 730 делегат сайланган иде. Чарада барлыгы меңнән артык кеше катнашты.
Пленар утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов доклад белән чыгыш ясады. Съезд делегатлары этномәдәни үсешнең, җирле үзидарә һәм дәүләт хакимияте органнары белән гражданлык җәмгыяте институтларының үзара хезмәттәшлеккә кагылышлы актуаль мәсьәләләрен тикшерделәр.
Съезд милли сәясәт өлкәсендә дәүләт идарәсен камилләштерүгә нәтиҗәле алымнар эшләүгә булышлык итте. Съезд эшенең азагында резолюция кабул ителде.
Безнең район делегациясен район башлыгы Вячеслав Козлов җитәкләде. Делегация составында Валентина Семеняк, Илдар Фәйзуллин, Светлана Питеркина, Камил Хәйруллин, Михаил Демидов һәм Владимир Охотников барды. Фотода алар Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров белән бергәләп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев