Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

«Безнең ишегалды» республика программасы буенча Яңа Чишмә районында сигез ишегалды төзекләндерелә

2020 елдан башлап Татарстанда күп фатирлы йортларның йорт яны территорияләрен төзекләндерү буенча «Безнең ишегалды» программасы эшли.

Яңа Чишмә районында әлеге программа ярдәмендә 2020 елда Яңа Чишмәдә, Красный Октябрьдә һәм Волчья Бистәсендә 12 күп фатирлы йорт территориясе төзекләндерелде.

 Агымдагы елда тагын сигез йорт яны территориясен төзекләндерү эшләре бара. Бу Яңа Чишмәдә Май ур., 6, Ленин ур., 19 «а» һәм 46, Завод ур., 1 һәм 3 йортлар, шулай ук Екатерина Бистәсендә Үзәк ур., 48, Черемухово Бистәсендә Пролетар ур., 51 һәм Красный Октябрьдә Мәктәп ур., 1 һәм Комсомол ур., 2 адреслары буенча.

Бүгенге көндә юл эшләре башкарылган, нигездә, җиде йорт яны территориясендә эшләр тәмамланган. Подрядчы - «Алексеевскдорстрой» ААҖ - Красный Октябрьдә эшли.

 Юл төзүчеләр йорт яны территорияләренә асфальт түшәгәннәр, бордюрларны һәм контейнер мәйданчыкларын төзекләндергәннәр, кара туфрак китергәннәр, электр баганалары урнаштырганнар, балалар өчен уен мәйданчыклары контурлары әзерләгәннәр.

Алга таба проектлар буенча балалар мәйданчыкларында кече архитектура формалары, урналар һәм эскәмияләр куелырга тиеш.

Район җитәкчелеге йорт яны территорияләрен төзекләндерү барышын даими контрольдә тота һәм подрядчылардан барлык эшләрне дә сыйфатлы итеп башкаруларын таләп итә.

 - Эшләр график нигезендә бара һәм сентябрьгә кадәр подрядчылар төзекләндерүне тулысынча төгәлләргә тиеш, - дип ышандырды безне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Габетдинов.

Сүз уңаеннан, узган атналык планеркада район башлыгы Вячеслав Козлов тиешле хезмәтләргә 2020 елда «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән йорт яны территорияләрендәге кече архитектура формалары, эскәмияләр, бордюрларның торышын һәм аларның сакланышын тикшерергә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X