Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Безнекеләр республика Сабантуенда

23 июньдә Казанның Залесный бистәсендә, Аккош күле янында республика Сабантуе узган, анда республиканың төрле районнарыннан, шул исәптән татар ихатасын тәкъдим иткән Яңа Чишмә вәкилләре туган якның байлыгын һәм традицияләрен күрсәткәннәр.

      Анда кунакларны Акбүре авылыннан  «Без тарихта эзлебез» республика шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабында җиңүче Җәләлетдиновлар гаиләсе каршы алган. Ихатада арт-фотозоналар урнаштырылган, бу: “Татар йорты”, “Тегермәнче ишегалды”, “Арба”, “Умарта”, “Терлекләр ишегалды”, “Кое янында”.

        Туган якны өйрәнү музее Шахмай авыл җирлеге белән берлектә татар өе бизәгәннәр, анда чиккән әйберләр, декоратив сөлгеләр, мич, борынгы җиһазлар, савыт-саба, йон эрләү өчен каба һәм бишек тә куелган.

        Чүлмәк ясау һәм балта остасы эше, калфак чигү һәм  татар халык курчакларын ясау, «Изү» дип аталган татар күкрәкчәсен бизәү, бөртек тарттыру һәм утын кисү буенча мастер –класслар үткәрү халык арасында аеруча кызыксыну уяткан.

       Яңа Чишмә, Шахмай, Чертуш, Чаллы Башы, Акбүре, Сөлчә Баш, Зирекле һәм Тубылгы Тау сәнгать коллективлары шәп концерт программасы оештырган.

      Чертуш мәдәният йортының «Хатирә» фольклор коллективы да тамашачылар игътибарына үзләренең бик матур чыгышларын  тәкъдим иткәннәр.

       Өлкәннәр һәм балалар спорт мәктәбе тренерлары оештырган традицион халык уеннарында бик теләп катнашканнар. Бу - таяк тарту, чүлмәк вату, бауга элгән бүләкләрне кисү, дартс, кашыкка йомырка салып йөгерү һ. б.

      Шулай ук ишегалдында төрле тәм-томнар, бавырсаклар белән кунаклар өчен чәй өстәле  оештырылган.

   Сабантуй мәйданчыкларында күңел ачулар кичкә кадәр диярлек дәвам иткән.   Сабантуй бик күңелле  узган, көн дәвамында анда 10 000 нән артык кеше булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев