Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Безнең хәрбиләр өчен тагын бер машина

Бүген, 20 октябрьдә, якташларыбыз тагын бер машинаны СВО зонасына алып киткәннәр.

Сугыш хәрәкәтләре ветераннары Советы һәм «Чик сакчылары берлеге» рәисе Виктор Калмыков билгеләп үткәнчә, бу инде безнең хәрбиләргә өченче УАЗ автомобиле.

Агымдагы елның февраль һәм сентябрь айларында безнең сугышчыларга УАЗ-«буханка» һәм тентлы УАЗ машиналарын илткән иделәр инде. Һәм менә хәзер сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм чик сакчылары берлеге акчасына тагын бер УАЗ сатып алынган, ремонтланган һәм СВО зонасына китерелгән.

Безнең хәрбиләр өчен мондый ярдәмнең инициаторлары — Виктор Калмыков, Сергей Лосев, Алмаз Вафин, Азат Сөниев һәм Александр Финагентов.

Машина белән бергә запас частьләр һәм азык-төлекләр дә алып барылган.

Безнең хәрбиләр өчен тагын бер машина

Безнең хәрбиләр өчен тагын бер машина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев