Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Бүген, 28 майда, Тубылгы Тау авылында гомер итүче Закирә Нургатина 90 яшьлеген билгеләп үтә

9 бала тәрбияләп үстергән Закирә Нургатина “Ана даны” медаленың тулы кавалеры.

Закирә Гайнислам кызы Нургатина Әдәмсә авылында туган. Сугыш башлану белән аның да хезмәт эшчәнлеге башланган: ул төрле авыл хуҗалыгы эшләрен башкарган.

«Хәтта окоп казырга да туры килде», - дип әйткән балаларына Закирә апа, Бөек Ватан сугышы вакытында тылда саклану линияләрен, Казан оборона чиген төзү турында сөйләгәндә. Кызганычка каршы, бүгенгесе көндә Закирә апаның авыруы аңа бу хакта тулырак сөйләргә мөмкинлек бирми. Бүген без аның турында хәзергесе вакытта мәрхүм булган ире Сөнгать Нургата улы Нургатин белән бергә тәрбияләп үстергән балалары сүзләреннән генә беләбез. Зәкирә апа белән Сөнгәть абый 1952 елның 2 февралендә өйләнешә. 1953 елда кызлары Сания, ике елдан уллары Рәис туа, ә аннары һәр ике ел саен Сәрия, Сәгыйдә, Рауза, Гөлсем, Гөлфимә исемле кызлары туып тора. 1971 елда күп балалы ата өчен тагын бер сөенеч булып улы Рөстәм дөньяга килә. 1971 елда аларның өлкән балалары инде шәһәрләргә һәм авылларга китеп таралган була. Ходай Тәгалә Рөстәмгә әти-әнисенең йортында яшәп калырга насыйп кыла һәм вакыт үтү белән ул анда яшь хуҗабикә Диләрәне алып кайта. Сабыр, чыдам һәм ачык йөзле - авыл халкы Закирә апаны әнә шулай ди. Ә бит аның тормышы җиңел булмаган - ул һәрвакыт эшләп торган, күп еллар каенанасын тәрбияләп караган, ире турында да кайгырткан (балалары кечкенә булуына карамастан, комбайнда аның белән бергә эшләгән). Өлкән балалары үсә төшкәч аны бу эштә алыштырганнар. Закирә апага бүләк ителгән «Ана» медальләре һәм «Ана даны» медаленең барлык өч дәрәҗәсе дә аңа үз-үзе белән горурланырга мөмкинлек бирсә дә, ул әлеге бүләкләрне бик тыйнак кабул итә, башка бүләкләр белән бергә – кеше күзенә күренмәгән җирдә - шкатулкада тота. Шуңа да карамастан, Закирә апаның ана даны үзе кебек үк тыйнак һәм тәртипле балаларында чагыла. Закирә Нургатинаны юбилее белән Россия Президенты Владимир Путин котлаган, бүген бәйрәм көнендә аның өенә  бүләкләр һәм котлаулар белән район һәм җирле хакимият вәкилләре киләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев