28 июньдә Красный Октябрь поселогында яшәүче Мария Михайловна Харинага 90 яшь
Мария Харина: «Эшемне намус белән эшләргә гадәтләнгән»
Тыл хезмәтчәне, «Почет билгесе» ордены кавалеры, «Социалистик ярышта җиңүче» һәм терлекчелектә 40 ел эшләү дәверендә югары җитештерү күрсәткечләренә ирешкәне өчен башка бүләкләргә ия булган кеше ул Мария Харина. Үзе ул «Мин, ничек гадәтләнгән, шулай эшләдем генә инде», - ди.
Маша Гришина (М.М. Харина) 1931 елның 28 июнендә ул чактагы Яңа Чишмә районы Мочиловка авылында туа. Гаилә, башкалар кебек үк, гади тормышта яшәгән: әти-әнисе колхозчылар, балалары мәктәптә укыган. Бай булмасалар да, тук яшәгәннәр, мал-туар асрыйлар, яшелчә үстерәләр. Тик, әтисен беренче чакырылышта ук фронтка алгач, барысы да үзгәрә. Ә 1941 елның декабрендә аның һәлак булуы турында хәбәр килә. Бу вакытта аңа ун яшь була, ә әнисе биш бала (барысы да Машадан кечерәкләр) һәм карт каенанасы белән ялгыз кала. Сугыш озаграк барган саен, өйдә дә ачлык-ялангачлык үзен сиздерә башлый. 5 сыйныфка Маша укырга бармый, ә колхозда эшли башлый: зурлар белән беррәттән печән әйләндерә, җыя, эскертләргә өя, Новотроицкка орлык алырга йөри. Ә өенә кайтканда болыннардан ашарга яраклы үләннәр һәм җиләкләр җыя. Өй хуҗалыгында да эш җитәрлек була: бәрәңге һәм яшелчә үстерәләр, ә утырту, утау, җыю барысын да үз вакытында эшләргә кирәк бит, ул чакта бакчалары да бик зур булган.
«Бәрәңгене күп итеп (орлык күп булганда) утыртырга тырыша идек. Бакчадан елгага йөгерәсе яки күләгәдә йоклыйсы килә иде, әмма янәшәмдә әниемнең ничек эшләвен күреп, мин дә үземә күрә тырыштым кебек инде, аның миңа назлы итеп «кызым» дип эндәшүенә сөенә идем», - дип сөйли Мария Михайловна.
Тик сугыштан соң да яшәү җиңел булмый: балалар үсә, тузган киемнәре кечерәя. Һәм шуннан соң Маша әнисе белән бергә нәрсә дә булса тегеп-ямап төнне үткәрәләр, ә иртән Машаның урмандагы делянкаларны чистартырга яки юл эшләренә киткәндә «өр-яңа» җылы киеме әзер булган.
«Авыр булды, әмма гаиләдә моңа зарлану дигән нәрсә юк иде, эшләдек һәм иртәгә яхшырак булыр дип ышандык, өметләндек. Һәм ул көн 1951 елның җәендә булды, авылга үтеп барышлый әнинең туганы кереп чыккан һәм «Красный Октябрь» ОПХсы турында сөйләгән, анда техника да кайтарганнар, эш урыннары да булдырганнар икән. «Акчалата түлиләр», - дигән ул. Һәм бу безнең Красный Октябрьгә күчүнең төп сәбәбе булды. «Разведкага» мин дә бардым - фермага эшкә дип.
Мөгаен, мин яхшы эшләгәнмендер, чөнки ике ай эшләгәннән соң басуга даими эшкә бозау караучы итеп куйдылар».
Мария икмәк кенә түгел, «тере» акча да ала башлый, тиздән Мочиловкадан үз гаиләсен дә Красный Октябрьгә алып килә.
Красный Октябрь ОПХда Мариянең барлык эне-сеңелләренә дә эш табыла. Мария Михайловна үзе җитәкчелек арасында яхшы исәптә була: хуҗалыкта иң яхшы сыер савучы, районда - иң алдынгы сыер савучы, социалистик ярышта җиңүче. Кыскасы, көнләшерлек кәләш, чөнки аңа егетләр дә күз сала башлый, туган авылыннан да килеп димләп карыйлар, әмма беркем дә Маша күңеленә хуш килми. Бары тик 27 яшендә генә үзенең бердәнберен - Геннадий Харинны очрата. Ул тракторчы һөнәрен үзләштерә. Аңа, яшь егеткә, зур С-100 тракторын ышанып тапшыралар.
Геннадий да хөрмәтле хезмәткәр һәм өйдә яхшы хуҗа, өч баланың - Любовь, Николай һәм Нинаның яраткан әтисе.
Бүген Мария Михайловнаның 11 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар. Алар барысы да әбиләре белән горурлана. Ә иң кечкенә оныгы – адашы Маша Харинаның «Ил тарихында минем гаиләм» конкурсына язган иншаларның берсендә менә мондый юллар бар:
«1956 елда яңа туган бозауларны саклап калуда ирешкән уңышлары өчен әбиемә ял йортына юллама бирделәр. 1957 елда - «ТАССРның иң яхшы бозау караучысы» дигән Мактау грамотасына лаек була. Соңыннан ул берничә тапкыр «Социалистик хезмәттә җиңүче» билгесе, ә 1973 елда «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнгән. Безнең әби иҗтимагый эштә дә катнаша, берничә тапкыр авыл һәм район Советы депутаты итеп сайланды, халык судында җәмәгать сакчысы булды. Бу безгә, оныкларына, үрнәк түгелмени?».
Юбиляр Мария Михайловна Харина исә тыйнак кына: «Аңламыйм, мин алай ук ис китәрлек нәрсә эшләдем соң, мин бит намус белән эшләргә генә гадәтләнгән», - ди.
- Ул хәзер дә тик тормый, - ди аның кияве Анатолий Скоков, - элеккечә, тәмле итеп камыр ризыклары пешерә. Без аны барыбыз да яхшы, уңай кәефтә булганы өчен яратабыз.
- Әни 50 яшенә кадәр «баш авыртуын» белмәде һәм беркайчан да дару эчмәде. Хәзер, әлбәттә, бер генә көн дә дарусыз үтми, тик ул үз авыруларына болай карый: авырта икән, димәк ул әле яши, исән, ә без - әниебез шаярта икән, димәк, барысы да әйбәт, дип саныйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев