Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Бүген Яңа Чишмәдә яшәүче күп балалы ана Ольга Алексеевна Мельниковага 90 яшь тулды

Юбилей уңаеннан оештырылган тантанада юбилярның балалары, якыннары һәм дуслары катнашты.

Ольга Алексеевна Мельниковага РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев тапшырды, Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Татьяна Маланчева да бүләк белән килгән.

О.А. Мельникованың сигез баласы бар, юбилейга алар әниләренә бик яхшы бүләк ясадылар -  бәйрәмгә аның яшьлек дуслары Нина Благовещенская һәм Клавдия Смирноваларны һәм шулай ук Черемухово АМЙның «Рябинушка» халык ансамблен чакырганнар.

- Туган көнем белән котларга килүченең һәркайсына мин бик рәхмәтле, артистларга һәм район хакимияте вәкилләренә аерым рәхмәт, - диде газетабызга Ольга Мельникова.

Күп балалы ана О.А. Мельникованың язмышы турында «Яңа Чишмә хәбәрләре»нең  9 июль санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев