Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Бизнес - десант Яңа Чишмәдә

Яңа Чишмә районына эш сәфәре белән ТР икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев килде.

Безнең районда Равил Сираҗиев белән бергә эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча республика фонды һәм ТР Инвестиция-венчур фонды вәкилләре дә булды.

Яңа Чишмә районына визит кысаларында алар район башлыгы Вячеслав Козлов белән бергә районның берничә предприятиесендә һәм кече компанияләрендә булдылар.

«Яхшы урын» кафесында (Акъяр авылы) җәмәгать туклануы өлкәсендә эшләүче эшмәкәрләр белән очрашу булды. Очрашу барышында алар үз сорауларын бирделәр һәм республика Хөкүмәте тарафыннан күрсәтелә торган кече һәм урта бизнеска ярдәм чаралары турында файдалы мәгълүмат алдылар.

Аннары кунаклар Яңа Чишмә коры майсызландырылган сөт заводында булдылар, сөт эшкәртү һәм заводны реконструкцияләү барышы белән таныштылар. Завод директоры Николай Портнов реконструкция барышы турында сөйләде, күпме сөт эшкәртелүе, ташламалы кредитлауның проблемалы мәсьәләләрен күтәрде. Алар контрольгә алынды.

Кунакларга эшмәкәр Рамил Нуртдиновның 20 гектарга якын мәйданны биләгән сырганак, карлыган һәм зелпе плантациясе ошады. Ул бу эшкә инде 13 млн. сумнан артык акча салынуын әйтте һәм 2022 елдан башлап тиешле уңыш алуга өметен белдерде. «Сату каналлары бар, безнең продукциягә ихтыяҗ булачак», - диде ул.

Кунаклар Фәрит Вәлиуллинның казылык һәм ысланган әйберләрне җитештерү буенча сәнәгать паркында һәм элеккеге ДРСУ базасында полиэтилен җитештерүче  сәнәгать мәйданчыгында булдылар.

- Кызганычка каршы, әлегә биредә резидентлар аз, безнең бурыч – яңа эш урыннары булдыру өчен яңа эшмәкәрләрне җәлеп итү, - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Аннан соң «Шешмаойл» УК ҖЧҖ базасында җанлы һәм кызыклы сөйләшү булды. «Бу, әйтергә кирәк, безнең өчен иң мөһим предприятиеләрнең берсе булып тора, анда йөзләгән район кешесе эшли, лаеклы хезмәт хакы ала, - дип билгеләп үтте Вячеслав Козлов. - Нефтьчеләр районга барлык мәсьәләләр буенча да нык ярдәм итәләр һәм аларга рәхмәт сүзләреннән тыш, берни дә әйтеп булмый».

«Шешмаойл» УК ҖЧҖ генераль директоры урынбасарлары Җәлил Мөхәммәтшин һәм Марат Якупов, нефть чыгарудан тыш, алар нәрсә белән шөгыльләнүләре һәм алдагы үсеш планнары турында сөйләделәр.

Виктор һәм Александр Козловларның крестьян-фермер хуҗалыгында булганда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм итү һәм ташламалы кредит бирү мәсьәләләре күтәрелде.

Барлык объектларда булганнан соң район хакимиятенең утырышлар залында җирле үзидарә органнары вәкилләре һәм эшмәкәрләр белән очрашу булды.

«ТРның Гарантия фонды» НО директоры урынбасары Илнур Сираев эшмәкәрләргә ярдәм итү фондының юнәлешләре турында сөйләде. Бу - кредитлар алганда поручительлек, банк яки лизинг компанияләрен сайлаганда ярдәм, авыл җирендә эшләүчеләр өчен ташламалар һ. б.

ТРда эшмәкәрлеккә ярдәм итү Фонды бүлеге начальнигы Сергей Порозов эшмәкәрләргә, сәнәгать парклары резидентларына, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә, шул исәптән «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты буенча күрсәтелә торган дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат бирде. «Гамәлдәге ярдәм чараларын һәм инструментларын куллану Сезнең эшчәнлекне тагын да активрак һәм куркынычсызрак үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Безгә мөрәҗәгать итегез, без ярдәм итәчәкбез», - дип өстәде ул.

ТР икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев үз чыгышында кече һәм урта бизнесның потенциалы зур, яхшы идеяләр һәм ниятләр бар, аларны тормышка ашырырга кирәк. Эшмәкәрләр район икъдисадын үстерүгә шактый өлеш кертәләр, дип билгеләп үтте.

Соңыннан район башлыгы Вячеслав Козлов кунакларга районга килүләре, ярдәм итүләре, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү фондларының төрле программалары белән таныштырулары өчен рәхмәт белдерде. «Безнең хезмәт күрсәтү өлкәсендә, авыл хуҗалыгы производствосында, алга таба агросәнәгать паркын үстерү, квалификацияле кадрлар әзерләү буенча резервларыбыз һәм үсеш нокталарыбыз бар һәм без киләчәктә дә бу мәсьәләләрне хәл итү өстендә максатчан эш алып барачакбыз», - дип ассызыклады район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев