Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Бөек Ватан сугышы ветераны Хәниф Зариф улы Зарипов вафат булды

10 ноябрьдә Бөек Ватан сугышында катнашучы Хәниф Зарипов 100нче яшендә вафат булды.

1942 елдан башлап ул сугышның ахырына кадәр авыр сугыш юлын үтә, күп орден һәм медальләр белән бүләкләнә, Җиңүне Берлинда каршы ала.

Сугыштан соң туган авылында намус белән хезмәт куя. Лаеклы ялда егерме ел мәчет имамы булып тора, яшьләргә патриотик тәрбия бирү буенча зур эш алып бара, ел саен Җиңү бәйрәмендә чыгышлар ясый.

Ветеранга 100 яшен тутырырга 10 ай калган була.

Хәниф Зариф улы Зарипов турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә озак сакланачак, диелә Яңа Чишмә районы җитәкчелеге имзалаган некрологта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев