Бөтенроссия ата-аналар җыелышын үткәрү турында
Чара онлайн - форматта узачак.
Россия ЭЭМ ГУОБДД юл хәрәкәтендә катнашучыларның хокукый аңын һәм юлларда үз-үзләрен тоту культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан, балаларга юлларда үз-үзләрен куркынычсыз тоту күнекмәләрен өйрәтү буенча «Балаларны транспорт чараларында йөрткәндә куркынычсызлыкны тәэмин итү» темасына Бөтенроссия ата-аналар җыелышын үткәрә.
Чараны онлайн-форматта трансляцияләү 2023 елның 26 апрелендә RUTUBE2 видеохостингындагы «Россия ЭЭМнең Дәүләт автоинспекциясе» каналында оештырылачак һәм 12:00 сәгатьтән 13:30 сәгатькә кадәр (мск) дәвам итәчәк.
Аны https://rutube.ru/channel/13806034/ сылтамасы буенча кереп карап булачак.
Видеоязма шушы каналда урнаштырылачак һәм аны теләсә кайсы вакытта карау мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев