Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Боз катуга әзерләр: Тубылгы Тау авылы халкы Шушма елгасы ярларын чистарткан

Елганы җыештыру «Россия сулары» Бөтенроссия акциясенә туры китерелгән.

Быел ноябрь уртасы бик җылы булды һәм бу авыл халкына үз территорияләреннән ага торган Шушма елгасы ярларын чистарту өчен байтак эшләрне башкару мөмкинлеге бирде.

«Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты «Экология» милли проекты кысаларында без ел саен авыл халкын сулыкларны чистартуга җәлеп итәбез. Мондый эшләр яздан (зур су киткәннән соң) һәм көздән соң (боз катмаганда) башкарыла», - ди Тубылгытау авыл җирлеге башлыгы Фәнил Исмәгыйлов.

«Язын, гадәттә, ярларга табигый чүп – чар (бүрәнә, камыш, ботаклар) җыела, ә җәен - көнкүреш чүп-чарлары (нигездә, бу пластик әйберләр: стаканнар, шешәләр, пакетлар һ.б.), кыскасы, намуссыз кешеләр елга буенда ял иткәннән соң үзләре артыннан ташлап калдырган нәрсәләр. Ял итәләр, ә җыештырмыйлар. Бүген бездә социаль челтәрләр аша елга буйларын чистартуга чыгу үтенече белән авылдашларга мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар. Дөрес, күпләр моңа кушыла, тик андыйлар күбрәк булсын иде», - ди АҖ башлыгы.  Сүз уңаенда, Тубылгы Тауда яшәүчеләргә - кече ватанын яратучыларга һәм аны чиста, җыештырылган хәлдә күрергә теләүчеләргә рәхмәт белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев