Район яңалыклары
браконьерның коралы алынган
Киек кошларга ау рөхсәт ителгән көнне, 22 апрельдә, районда бер браконьерлык очрагы ачыкланган.
Хайваннар дөньясын саклау бүлеге һәм ЭЭБ хезмәткәрләренең бергәләп үткәргән рейды барышында Акъяр авылы тирәсендә рейдка чыгучылар Түбән Камадан аучы гр. В.ны тикшергәннәр. Аның ауга чыгу өчен һәм өстәвенә ИЖ-18 ау мылтыгына (16 калибр) да рөхсәте булмаган.
Аучылык урманнарына ул законсыз төстә киек кошларны аулау нияте белән чыккан булган, тик өлгерә алмый калган. Ау мылтыгы алынган, хайваннар дөньясын саклау буенча район бүлеге начальнигы Раил Нәгыймов тарафыннан 4 мең сум күләмендә штраф салынган, ЭЭБ дә хәсрәт-аучының деликатеска кош ите ашау теләген җәзасыз калдырмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев