Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Бүген Яңа Чишмәдә мобилизацияләнүчеләрнең дүртенче төркемен озаттылар

Озату 25 октябрь иртәсендә Мәңгелек ут янында үтте.

Ир-егетләрне озатырга туганнары, дуслары, якыннары, хезмәттәшләре, район җитәкчелеге, дин әһелләре, ветераннар оешмалары вәкилләре һәм район халкы килгән иде.
Мобилизацияләнүчеләргә район башлыгы Вячеслав Козлов мөрәҗәгать итте. Ул яңачишмәлеләр һәрвакыт нык, батыр булулары белән аерылып тордылар, Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәделәр, бабаларыбыз һәм әтиләребез кебек үк батырлык күрсәттеләр, диде. Ул якташларыбыз белән горурлануын, аларның нык һәм кыю булулары өчен рәхмәт белдерде.
«Бүген без Ватаныбызның лаеклы улларын - үзебезнең улларыбызны һәм ир-туганнарыбызны озатабыз. Хөрмәтле солдатлар һәм офицерлар, сез бүген барыгыз да Геройлар! Сезнең һәрберегезгә бары тик бер генә боерык - исән булырга! Дошманны юк итегез, бер-берегезгә булышыгыз, халыкны яклагыз. Шуны белегез, сезнең артыгызда бөек Россия, Татарстан, туганнар, якыннар һәм без - сезнең якташларыгыз. Без сезнең җиңү белән кайтуыгызны беләбез, моңа ышанабыз! Исән-сау булыгыз! Хәерле юл, егетләр!», - диде Вячеслав Михайлович. 
Район башлыгы мобилизациягә эләгүчеләрнең гаиләләренә һәрьяклап ярдәм итәчәген, бер генә мөрәҗәгатьләре дә игътибарсыз калмаячагын, алар белән һәрчак элемтәдә булачагын билгеләп үтте.
Яңа Чишмә районының Благочинные Симеон атакай һәм Нургали хәзрәт тә чыгыш ясадылар. - Иң мөһиме - бер-берегез турында кайгыртыгыз, бер-берегезгә ярдәм итегез, бер-берегез өчен дога кылыгыз. Ватаныбызның тугры уллары, лаеклы солдатлары булыгыз, - диделәр алар.
Муниципалитет кушуы буенча мобилизацияләнүче егетләргә телефоннар һәм кирәкле әйберләр тутырылган рюкзаклар тапшырылды.
Гаиләләре, туганнары һәм дуслары белән хушлашудан соң, якташларыбыз хәрби әзерлек узу өчен Казанга  - җыелу пунктына киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев