Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Булдыра алганча ярдәм итәрбез!

800дән артык райондашыбызга даими кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтелә

Күңел җылысы

         «Кайгырту» ХСХКҮ - кайгыртуга мохтаҗ гражданнарга социаль хезмәтләр күрсәтүче учреждение 2024 елның беренче яртыеллыгына йомгак ясый. Эш нәтиҗәләре турындагы мәгълүмат белән структура директоры Наталья Зубатова чыгыш ясады.

Өйгә барып ярдәм күрсәтү

Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре бер Бөек Ватан сугышында катнашучыга, җиде тыл хезмәтчәненә, инвалидларга (1,2 һәм 3 төркем) - барлыгы 56 кеше, шулай ук хезмәт ветераннарына (29 кеше) һәм ялгыз пенсионерларга (52 кеше) ярдәм күрсәтә.145 кеше өйдә яшәү шартларын яхшыртуда ярдәм алган. Аларга социаль-медицина, социаль-тернәкләндерү һәм социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтелгән. 

2024 елның беренче яртыеллыгында өйдә социаль хезмәт күрсәтүгә 13 кеше кабул ителгән, 9 кеше хезмәт күрсәтүдән алынган, шул исәптән: башка җиргә күченү сәбәпле - өч, вафат булу сәбәпле - өч; эшкә яраклы туганнары килгәч - бер, социаль түләүле хезмәт күрсәтүдән баш тарту сәбәпле - бер һәм яшәү урыны үзгәрү сәбәпле - бер кеше.

«Кайгырту» ХСХКҮнең эшче төркемнәре мохтаҗ кешеләрне ачыклау максатыннан өйләргә барып обходлар үткәрә. 80 яшьтән өлкәнрәк 260 ялгыз яшәүче гражданга хезмәт күрсәтелә, өлкән яшьтәге гражданнар белән белешмәлекләр һәм буклетлар өләшеп, янгын куркынычсызлыгы һәм социаль мошенниклык буенча инструктажлар үткәрелгән.

Белгечләр тарафыннан «Юбилярларны хөрмәт итәбез» акцияләре үткәрелә (озын гомерле кешеләрне юбилейлары белән котлау);
«Яхшы сүз белән бер-беребезне җылытабыз», «Бер генә көн дә игелекле эштән башка үтми» (яшелчә бакчаларын казу, утын әзерләү һ. б.);
«Кайгырту» (йортларда һәм фатирларда генераль җыештыру үткәрелә).
Шулай ук Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү көннәрендә волонтерлык эшчәнлеге уздырылган:
«Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне Яңа Чишмә РҮХгә алып килү һәм кайтару оештырылган. 

Гаиләгә һәм балаларга ярдәм

Балигъ яшьтә булмаган баласы булган 40 гаилә (бу гаиләләрдә 50 бала тәрбияләнә) социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль хезмәтләрен алучылар булып тора. 
Шул исәптән категорияләр буенча: 8 гаиләдә 17 бала социаль куркыныч хәлдә;
- 10 гаиләдә мөмкинлекләре чикләнгән 10 бала тәрбияләнә;
-  күп балалы 5 гаиләдә 17 бала тәрбияләнә;
- тулы булмаган һәм аз керемле 5 гаиләдә балигъ булмаган 6 бала тәрбияләнә.
«Без янәшә» дип аталган төркемдә 12 социаль хезмәт алучы бар.
Әлеге бүлекчә эшчәнлегенең максаты - социаль хезмәтләр алуны сорап мөрәҗәгать иткән гаиләләрнең, балаларның һәм хезмәткә сәләтле яшьтәге аерым гражданнарның социаль һәм матди хәлен, психологик статусын яхшыртуга ярдәм итү. 

Бүлек белгечләре тарафыннан балигъ булмаганнар һәм аларның ата-аналары белән даими рәвештә мәгълүмати иминлек, сәламәт яшәү рәвешен, гаилә кыйммәтләрен формалаштыру һәм гаиләдә уңайлы климат булдыру максатыннан «Кайгырту» балалар-ата-аналар клубы, «Хокукый навигатор», «Куркынычсыз интернет», «Хәрәкәт - сәламәтлек нигезе», «Җаваплы ата-ана мәктәбе» дәресләре циклы кысаларында индивидуаль социаль-педагогик, социаль-медицина, хокукый консультацияләр, төркемле дәресләр, мәдәни чаралар үткәрелә. 

Социаль куркыныч хәлдә булган 2 гаилә ведомствоара исәпкә куелган, аларда 8 балигъ булмаган бала яши.  

3 гаилә исәптән төшерелгән: икесе - уңай реабилитацияләнгән (өч балигъ булмаган бала) һәм бер гаилә - ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән (1 балигъ булмаган бала).
Бүгенгесе көндә ведомствоара социаль патронатта 5 гаилә, 9 ата-ана, 16 балигъ булмаган бала тора, шуларның 3се күп балалы, 1се тулы гаилә һәм 1се опекун гаиләсе.

Хисап чорында гаиләләргә 816 хезмәт күрсәтелгән, шул исәптән 550 балигъ булмаган балаларга. 

Каникул чорына ата-аналарга һәм балигъ булмаганнарга эш эзләүдә һәм эшкә урнаштыруда ярдәм итү; балигъ булмаганнарны сәламәтләндерү лагерьларына һәм шифаханәләренә билгеләү; «Өйләрдә булу» программасы буенча гаиләләргә өйдә социаль-тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтү; 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Без янәшәдә» клубы эшли;  «Кайгырту» ХСХКҮ каршында «Йолдыз» волонтерлык хәрәкәте оештырылган, ул балаларга эш белән тәэмин итүне һәм буш вакытны файдалы оештыруның альтернатив формасын, балаларда социаль җаваплылыкны үстерүне тәэмин итә.  Бу әле Яңа Чишмә «Кайгырту» ХСХКҮ белгечләренең уңышлы гамәлгә ашырыла торган программаларның тулы исемлеге түгел.  
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Без янәшәдә» төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев