Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Буревестник авыл җирлегендә яңа башлык сайланды

Буревестник авыл җирлеге Советы утырышында яңа башлык итеп Юрий Михайлович УЛИТИН сайланды.

Совет утырышында катнашкан район башлыгы Вячеслав Козлов аны шушы вазыйфага сайлануы белән котлады һәм уңышлар теләде.
Юрий Улитин үзенә карата ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт җиткерде һәм җирлек файдасына бар көчен куеп эшләргә вәгъдә итте.
Ю. М.Улитин 1970 елның 31 июлендә Волчья Бистәсендә туган, төзелеш техникумын тәмамлаган, җирле мәктәптә укытучы булып эшләгән, ә соңгы вакытта «Буревестник» ҖЧҖдә механик булып хезмәт куя.
Өйләнгән, ике бала тәрбияли.
20 елдан артык җирлек башлыгы булып эшләгән Улитин Иван Николаевич лаеклы ялга китте. Вячеслав Козлов аның хезмәт сөючәнлеген, намус белән тырышып эшләвен дә билгеләп үтте.
Ирина Лобачева фотосы

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев