Бурычлар кала: яшьләрне авылда калдырырга тырышырга
5 февральдә Волчья Бистәсендә гражданнар җыены булып узды, анда АҖ башлыгы Иван Улитин 2018 елда Буревестник АҖ Советы һәм башкарма комитеты тарафыннан башкарылган эшләр турында отчет тотты.
Традиция буенча отчетны иң элек үткән гражданнар җыенында авыл халкы белдергән теләк һәм таләпләрнең ничек үтәлүеннән башладылар. Узган елда авыл халкын менә ниләр борчыган:
Беренчедән, Волчья Бистәсендә почта бүлекчәсе начальнигы булмау. – Бу мәсьәлә уңай хәл ителде һәм быел 1 февральдән бу вазыйфаны Нина Темникова башкара.
Икенчедән, “Колосок” балалар бакчасына капиталь ремонт кирәк булуы. – Ремонт ясалды, 1 февральдән балалар бакчага йөри башлады.
Сүз уңаенда, без яңартылган балалар бакчасында булдык. Хәзер ул балалар һәм бакча хезмәткәрләре өчен дә бик уңайлы итеп эшләнгән. Моңа ата-аналар да бик сөенә: хәзер аларның балалары җылытылган идәндә йөри, яңа караватларда йоклыйлар. Монда 50 % җиһаз яңартылган. Мартта тагын җиһаз кайтачак, бусы районнан бүләк.
Өченчедән, 2015 елда февраль аеның беренче яртысында халыктан җыелган сөт өчен “Карат” СПК тарафыннан исәп-хисап ясалмау. – Бу мәсьәләдә җирле власть берни эшли алмый: исәп-хисап ясалмады.
Дүртенчедән, авылда юллар торышының начар булуы. – Авылда юллар проблемасы авылны юллар төзелеше һәм ремонт буенча муниципаль программаларга кертү кысаларында гына хәл ителердер, мөгаен.
Бишенчедән, чүп-чар чыгарган өчен бәяләрнең ни өчен артуы. – Әлеге уңайдан аңлатулар “Яңа Чишмә хәбәрләре” район газетасында да һәм районның рәсми сайтында да булды.
Алтынчыдан, нефтьчеләр тарафыннан газ (сероводород) чыгару. – Мәсьәлә уңай хәл ителде: халыктан газ (сероводород) чыгару турында шикаятьләр башка булмады.
Безнең белешмә
АҖ территориясендә 361 кеше теркәлгән,
даими яшәүчеләр – 312.
Эшкә сәләтлеләр – 195.
Районнан читтә эшләүчеләр – 38.
Эшсез калучылар – 30.
Балигъ булмаган яшьтәгеләр – 81.
Бер пар никахлашкан, 4 бала туган, 7 кеше үлгән.
Барлыгы 135 йорт.
АҖ башкарма комитеты “Юл картасы” планы буенча эшли. 34 пункттан 100 һәм аннан да күбрәк процентка бары тик 9 пункт кына үтәлгән. Проблемалы мәсьәләләр: салым салу базасын арттыру; терлекләрнең баш санын арттыру; ШЯХ кредитлары алу; гаилә фермалары булдыру; программаларда катнашу; эшмәкәрлек эшчәнлеген теркәү; торак төзү.
Куелган бурычларның үтәлмәү сәбәбе булып авыл халкының картаюы һәм яшьләрнең авылда калмавы аркасында авылда яшәүчеләрнең активлыгы түбән булу тора.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда барлыгы: МЭТ – 58 баш (2017 елга карата - 30), шул исәптән 15 сыер (-4); атлар – 1; дуңгызлар – 129 (+24), сарыклар – 81, кәҗәләр – 43 баш. Күргәнегезчә, МЭТ нең баш саны кими. Гәрчә терлек асраучылар азыкка һәм ветеринария хезмәтләренә республика тарафыннан бүлеп бирелә торган субсидия алсалар да.
– Ә үстерелгән продукцияләрне сатуда авыл җирлеге Казан ярминкәләрендә катнашуда ярдәм итә. 2018 елда халык тарафыннан 404 центнер сөт тапшырылган. В.А. Остолопова һәм А.И. Мухановалар хуҗалыкта иң яхшы сөт тапшыручылар булып тора.
Территорияләрне төзекләндерү мәсьәләсе иң актуаль мәсьәләләрнең берсе һәм ул шулай булып кала да. Ел саен язын һәр кешегә йорт яны тирәләрен тиешенчә тоту турында күрсәтмә бирәбез. Кагыйдә буларак, халыкның күпчелеге моны аңлап эш итә. 11 күрсәтмә кабат төзелде һәм ияләренә тапшырылды. Шуларның 8 се – төзекләндерү, 3 се – санкцияләнмәгән ККК чүплеге булдырган өчен. Әйтергә кирәк, бар җирдә дә тәртип булдырылды. 2018 елда төзекләндерү буенча түбәндәге эшләр башкарылды: юл буендагы чүп-чарны җыю, “Чиста яр” акциясе һәм ККК чүплеген бетерү буенча зур эш башкарылды. Зират төзекләндерелде.
Җирлектә яшәүчеләр үзара салым акчалары җыюга да яхшы карашта. 2018 елда тулаем акча күләме 535 мең сум тәшкил итте. Әлеге акчаларга планлаштырылган эшләр башкарылды:
- Яшьләр урамындагы 82 м юлга вак таш-комлы катнашма салынды – 335000 сум;
- су белән тәэмин итү объектларына хезмәт күрсәтү һәм агымдагы ремонт – 25 мең сум;
- роторлы чапкыч сатып алу – 75 мең сум;
- урам яктырткычларын алыштыру – 25 мең сум;
- юлларны ремонтлау һәм тоту, шул исәптә кардан чистарту – 75 мең сум.
Шулай ук күперне ремонтлау буенча да билгеле бер эш алып барылды.
2018 елның 18 ноябрендә булып үткән референдумда 2019 елга бурычлар билгеләнде. Эштә иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып юллар торышы, урамнарны яктырту, су белән тәэмин итү, янгын куркынычсызлыгы, авылны төзекләндерү тора. Акча җыю эше башланды. Март ахырына кадәр без аны җыеп бетерергә һәм, җыелган һәр 1 сум акча өчен 4 сум күләмендә республикадан акча алыр өчен, аны банкка тапшырырга тиешбез.
АҖ советы һәм башкарма комитет каршында җәмәгать советлары – хатын-кызлар советы һәм ветераннар советы эшли. 2018 елда аларның эше активлашты. Алар шулай ук авылда үткәрелә торган барлык чараларда катнашалар. Байтак чараларның химаячеләре булган шәхси эшмәкәрләрне дә билгеләп үтәргә кирәк, бу В.В.Минаев, В.А. Минаева, И.Р. Муханова, С.Н. Порецкий.
2019 елга без үз алдыбызга федераль, региональ һәм муниципаль программаларны тормышка ашыру нигезендә авылда тормыш сыйфатын яхшырту, шулай ук яшьләрне авылда калдыру өчен кредит бирү һәм торак төзелеше өлкәсендәге программалардан күбрәк файдалану бурычын куябыз.
Өстәмә доклад ясаучыларның чыгышларыннан соң, җыенда катнашучы район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов район буенча 2018 ел нәтиҗәләре турында сөйләде, халыкның хезмәт активлыгы түбән булуын билгеләп үтте, республика программаларында активрак катнашырга чакырды, намуслы хезмәте өчен һәм юбилее уңаеннан Александр Елховскийга Рәхмәт хаты тапшырды. Шулай ук Анна Ворожеина, Михаил Улитин, Людмила Нестерова, Юрий Улитиннар да Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр белән билгеләп үтелде.
Лариса Федорова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев