Район яңалыклары
Буыннар мирасы музеенда
- Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Зирекле авылы халык иҗаты һәм көнкүреш музее коллективы "Акбүре авылындагы буыннар мирасы музее"нда кунакта булып кайтты, - дип хәбәр итте редакциягә музей директоры Мидхәт Газыймов.
- Акбүре музее безне 2006 елда "бабайлар" кулыннан армиядә һәлак булган Раил Бикмөхәммәтовның әнисе Фидания Бикмөхәммәтова белән очрашуга чакырды. Очрашуны Туган якны өйрәнү музее филиалы директоры Вәсил Вәлиуллин һәм һәлак булган солдатның әнисе Фидания Галиулла кызы оештырган.
Очрашуда катнашучылар Бикмөхәммәтовлар гаиләсен бары уңай яктан гына телгә алдылар. Салисә Мотыйгуллина Коръән сүрәләре укыды. Акбүре авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов очрашуга килгән аналарны бәйрәм белән котлап, сәламәтлек, иминлек теләде, Мидхәт Газыймов исә музейга китаплар, газета материаллары тапшырды. Вәсил Вәлиуллин кунакларга экскурсия үткәрде, авылдашларының, шул исәптән Бикмөхәммәтовларның нәселе турында сөйләде.
Очрашу мулдан әзерләнгән өстәлләр янында дәвам итте. Бик җылы аралашу булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев