Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бәйрәмгә хәзерлек тә, үткәрү дә әйбәт

Район Сабан туен үткәрү буенча оештыру комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов милли бәйрәмгә хәзерлек һәм үткәрүгә йомгак-нәтиҗә ясады.

Быел уеннар, спорт ярышлары һәм милли көрәш өчен икенче мәйдан ясалды. Тамашачылар өчен эскәмияләр ясау һәм урнаштыру белән райгаз (җитәкчесе В. Дунаев), электр челтәрләре (Х. Хөсәенов), "Шешмастройсервис" ҖЧҖ (Ш. Сабиров) һәм нефтьчеләр шөгыльләнде. Ринат Фәсахов шушы оешма җитәкчеләренә аеруча рәхмәт белдерде.
Шулай ук мәйдан территориясен хәзерләүдә "Төзүче" ҖЧҖ (Х. Билданов), "Кристалл" ИК (Х. Галимов), Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты (А. Иванов), РЭЭЧ (К. Насыйрова), район авыл хуҗалыгы идарәсе (Л. Богомолов), район Советы һәм башкарма комитетының бөтен бүлекләре, аграр колледж филиалы һәм башка хезмәтләр зур хезмәт куйдылар.
Биш ихатаның барысы да бик матур килеп чыккан (рус, татар, чуаш, керәшен һәм әрмән ихаталары), монда яңачишмәлеләрнең һәм кунакларның күпчелеге милли ризыклардан һәм башка нигъмәтләрдән авыз итә алдылар.
Мәгариф, яшьләр, мәдәният бүлекләре, РҮХ һәм КМС заводы да үзләренең палаткаларын урнаштырган иделәр һәм үзләренең хезмәттәшләрен, хезмәт ветераннарын сыйладылар.
ЭЭБ, РҮХ, янгын сүндерү һәм ГТХМ хезмәткәрләренең тиешле тәртиптә кизү торулары аркасында бернинди дә вакыйгалар килеп чыкмады.
Йомгак ясап, Ринат Фәсахов барлык оешмалар, учреждениеләр һәм хезмәтләрнең көйле эшләве һәм үзара хезмәттәшлекләре аркасында Сабантуйга әзерләнү буенча ниятләнгән барлык эшләрнең башкарылуын һәм ул югары оештырылган дәрәҗәдә үтүен билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев