Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Чәчәк клумбаларына утырту өчен үсентеләр үстерелә

Әйләнә-тирәбезне ямьле итү максатыннан, мәдәният учреждениеләре төрле чәчәк үсентеләре үстерү белән актив шөгыльләнәләр.

Барлык 57 мәдәният учреждениесендә 2800дән артык петуния, 2000нән артык астра, 880 циния һәм 1900 бархатцы үсентеләре утыртылган. ҮКСдә - 6000, Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында - 950, музейларда - 320, БСМдә - 900 үсенте утыртылган. Үсетеләрнең гомуми саны - 8000 данәдән артык.

Район үзәгендәге мәдәният учреждениеләре каршындагы территорияләрдә чәчәкләр утыртылган савытлар белән төрле формадагы металл фигуралар урнаштырылачак. Авыл мәдәният йортлары үз участокларында матур фотозоналар булдырачак.

Үсентеләрне әзерләүдән тыш, коллективлар үз территорияләрен һәм беркетелгән участокларны төзекләндерү белән шөгыльләнә башлаганнар инде.

Ел саен мәдәният учреждениеләре арасында территорияләрне иң яхшы төзекләндерүгә конкурс үткәрелә, аңа нәтиҗәләр ясала һәм җиңүчеләрне сентябрьдә бүләклиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев