Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Чәчү алдынгылары билгеләнгән

Район авыл хуҗалыгы идарәсе язгы кыр эшләрендә механизаторлар арасында хезмәт ярышының соңгы атнасына йомгак ясады.

Атна йомгаклары буенча көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруда «АгроРаздолье» ҖЧҖдән Дмитрий ПЕТРОВ иң яхшы механизатор дип танылган, ул «АMAZONE» агрегаты белән 1076 гектар чәчүлекләрне тукландырган.

Культивацияләүдә «АгроРоздолье» ҖЧҖдән Николай ГУСАРОВ («ДжонДир» тракторында атна эчендә 701 гектар, ә барлыгы 1952 гектар) һәм «Скоков Н.А». КФХдан Николай ЯНОВ (К-742М тракторында атна эчендә 215 гектар, барлыгы 588 гектар) атна лидерлары булган.

Сабан культуралары чәчүдә иң яхшы күрсәткечләр «АгроРаздолье» ҖЧҖдән Вәсил СӘЙФЕТДИНОВта, ул атна эчендә 1067 гектар, барлыгы 2465 гектар) чәчкән.
Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов кырда механизаторлар белән очрашып, алдынгыларга кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырганнар.

Чәчү компаниясе төгәлләнгән дип тә әйтеп була һәм атна саен нәтиҗәләр ясалмаячак. Ә «Язгы чәчү батырын» Сабантуй якынлашкан көннәрдә билгеләячәкләр, анда алдынгы механизаторларны хөрмәтләячәкләр.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе язгы кыр эшләрендә механизаторлар арасында хезмәт ярышының соңгы атнасына йомгак ясады.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе язгы кыр эшләрендә механизаторлар арасында хезмәт ярышының соңгы атнасына йомгак ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев