Чаллы Башы авылында янгын булган
25 февраль иртәсендә авылның Үзәк урамы буенча урнашкан шәхси хуҗалыкта мунча янган.
5 сәгать 47 минутта янгын урынына авылдагы янгын сүндерүчеләр килгән. Бу вакытта түбә астыннан төтен чыккан, югары температура тәэсирендә ул деформацияләнгән, ә тәрәзәдәге пыялалар ватылган.
Янгыннның күрше корылмаларга таралу куркынычы да булган, иң якында урнашкан корылма белән ара 3 метрны тәшкил иткән.
Җирле халык кар чистарту өчен көрәкләр ярдәмендә үзләре янгынны сүндерә алганнар. Янгын вакытында кешеләр зыян күрмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев