Чаллы Башы мәдәният йортында балалар өчен «Язгы күңел ачулар» дигән уен программасы оештырылган
Язгы каникул - мәктәп укучылары өчен иң озын һәм иң авыр өченче чиректән соң ял итү, көч туплау мөмкинлеге. «Язгы күңел ачулар» уен программасы балаларга 4 чиреккә күтәренке кәеф һәм уңай эмоцияләр бүләк итүгә юнәлдерелгән.
Уен программалары - балалар күңел ачу программаларына заманча караш булдыру, чөнки балалар уйнарга бик яраталар. Алар уен барышында оештыручылар белән, ә иң мөһиме - бер-берсе белән бик теләп аралашалар һәм конкурсларда актив катнашалар.
Чара кызыклы һәм күңелле үткән, балалар рәхәтләнеп уйнаганнар. Кычкырып көлү, балаларның бәхетле йөзләре - биредә әнә шундый күңелле атмосфера хөкем сөргән. Һәркемнең кәефе күтәренке булган. Ә балаларның йөзләрендә елмаю күрү - бәйрәмне оештыручыларның барысына да иң яхшы бүләк…
Уен ахырында актив катнашучылар татлы призлар белән бүләкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев