Чаллы Башы мәдәният йортында фронт өчен маскировка челтәрләре үрәләр
Маскировка челтәрләре - хәрби техника һәм коралларны яшерү өчен кулланыла торган махсус камуфляж япмасы.
Мондый челтәрләр фронттагы барлык бүлекчәләргә даими рәвештә һәм байтак күләмдә кирәк. Алар безнең егетләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итә.
Чаллы Башы АМЙ хезмәткәрләре авыл яшьләре белән бергә СВОда катнашучылар өчен маскировка челтәрләре үргәннәр.
«Бу безгә әлеге эшкә күңел җылысын салырга, кайгыртучанлык күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Монда һәркем хәленнән килгәнчә ярдәм итә ала», – дип хәбәр итә редакциягә мәдәният йорты директоры Илсөяр Дәүләтшина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев