Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Чаллы Башы мәдәният йортының «Талир тәңкә» ансамбленә «Халык коллективы» исеме бирелгән

20 декабрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Бөтенроссия һәм Республика конкурсларына йомгак ясалган.

Быел беренче тапкыр тантаналы төстә халык һәм үрнәк үзешчән коллективлары, студия исемнәрен бирү турындагы таныклыклар тапшырылган.

Конкурсны ТР Мәдәният министрлыгы, «Таткультресурсүзәк» ДБУ, Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан дәүләт мәдәният институты, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте оештырган.

Безнең район делегациясе составында Чаллы Башы мәдәният йортының «Талир тәңкә» ансамбле вәкилләре - Р.Усманов, Р. Шакирова Р. һәм ансамбль җитәкчесе И. Дәүләтшиналар булган.

 Алар «Талир тәңкә» ансамбленә «Халык үзешчән коллективы» исеме бирелү турындагы таныклык белән бүләкләнгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев