Чаллы Башында атна эчендә ике җиңү
Үзебезнекеләрне бел!
28 ноябрьдә Чаллы Башы мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы Фирүзә Ибраһимова Казан шәһәрендә узган мәктәп укучыларының Россия Федерациясе халыклары телләрендәге фәнни-тикшеренү конференциясендә Татар мифологиясе секциясендә призер булган.
Ленино мәктәбе укучысы Әлфинә Талипова да конференциянең лауреаты булган, Черемухово мәктәбе укучысы Светлана Горбунова да уңышлы чыгыш ясаган.
Кичә, 30 ноябрьдә, Фирүзә Ибраһимованың исеме «Яшь каләмче» («Юные дарования») әдәби конкурсында җиңүчеләр арасына кертелгән.
Чаллы Башында яшәүче талантлы кыз әлеге конкурста I урынга ия булган! Аның җитәкчесе - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Мингачева.
Конкурс Яр Чаллы шәһәрендә үтә торган «Тылсымлы каләм» («Волшебное перо») V төбәк әдәби фестивале кысаларында узган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев