Черемухово Бистәсендәге сулыкта Качману бәйрәме уңаеннан тәре урнаштырганнар
Җирлектә яшәүчеләр аны боздан кисеп, бәке-купель янына куйганнар.
Качману бәйрәме - православие динен тотучылар өчен 12 төп бәйрәмнәрнең берсе. Алар аны ел саен 19 гыйнварда билгеләп үтә. Бу көнне бөтен Россия буенча гыйбадәт кылулар уза һәм бәкеләрдә коену оештырыла.
- Качману бәйрәменең төп традициясе - гыйбадәтханәләрдә һәм сулыкларда суны изгеләндерү. Бистәдә яшәүчеләр Качману бәйрәмендә бәкедә күпләп булмаса да, коеналар. Шуңа күрә битараф булмаган авыл кешеләре (Прытков Валентин, Корнев Алексей, Ерофеев Леонид һәм Сальцин Павел) аны Черемухово Бистәсендәге сулыкта әзерләделәр.
Алар үзләре ясаган бәке янында бик зур - биеклеге 2, 5 метрдан артык булган боздан ясалган тәрене дәурнаштырдылар, - дип хәбәр итте редакциягә авыл җирлеге башлыгы Елена Сальцина.
Моның өчен байтак кына көч түгәргә туры килсә дә, бәйрәм көнендә тәрене бик теләп ясадык», - дигәннәр ирләр.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев