Черемухово мәктәбендә Яңа елга әзерлек бара
Яңа ел - иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булганга күрә, һәр сыйныф укучылары үз кабинетларын һәм мәктәпне бизәргә тырышалар, шул рәвешле анда бәйрәм атмосферасы барлыкка килә.
Кышны чагылдырган рәсемнәр тәрәзәләрдә һәрвакыт матур күренә. Быел да мәктәп тәрәзәләрендә матур, Яңа ел бизәкләре пәйда булган.
«Һәр сыйныф үз тәрәзәләрен кар бөртекләре һәм рәсемнәр белән бизәде.
Мәктәп коридорлары мишура, матур балерина сыннары белән бизәлгән.
Мәктәпнең беренче катында яңа ел темасына эшләнмәләр күргәзмәсе оештырылган.
Мәктәп кичке якта да бик матур күренә. Әкият дөньясына эләккән кебек буласың!»,- дип яза ВКдагы сәхифәдә мәгариф бүлеге.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев