Черемухово мәктәбендә укытучыларның район семинары узган
25 октябрьдә Черемухово мәктәбендә химия, биология һәм география укытучыларының «Химия, биология һәм география укытучылары тарафыннан укучыларда функциональ грамоталылык формалаштыру» дигән темага район семинары узган.
Ачык дәресләрдә укытучылар укучыларның табигый-фәнни белемнәрендә һәм китап укуда грамоталылык формалаштыру буенча төрле алымнарны күрсәткәннәр.
Семинар барышында түгәрәк өстәл артында мастер - класслар күрсәтелгән, чыгышлар ясалган. Балалар актив булганнар, тырышып эшләгәннәр, барлык белемнәрен һәм осталыкларын күрсәткәннәр.
Үткәрелгән чарадан соң мәгариф бүлеге методисты Лидия Наумова семинарга йомгак ясаган. Үзенең чыгышында ул дәрес үткәргәндә функциональ грамоталылыкны формалаштыруга юнәлтелгән методик тәкъдимнәрне куллануга игътибар иткән. Семинарда катнашучылар укытучылар - М. П. Сальцин һәм О. С. Горбуновага иҗади якын килүләре һәм һөнәри осталыклары өчен аерым рәхмәт белдергәннәр.




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев