Чертуш мәдәният йорты хезмәткәрләре Сабантуйга сөлгеләр җыйганнар
Сөлгеләр җыю - Сабантуй алдыннан үткәрелә торган күркәм бер йола.
Кешеләр бу вакыйганы түземсезлек белән көтә: сөлге җыю һәрвакыт гармун уйнап, җырлар җырлап үтә, ә авыл халкы, моны ишеткәч, өйләреннән чыгып алдан әзерләп куелган бүләген тапшыра.
Бу көнне, халык, гадәттә, Сабантуйга дип әзерләнгән бүләкләрне – сөлгеләрен алып чыга. Ә элек Сабантуйдан соң кияүгә чыккан кызлар ел буе шушы сөлгеләрне матур итеп бизәкләп чиккәннәр дә әле. Бу сөлгеләр Сабантуй батыры өчен әзерләнгән. Сөлгеләр һәм бүләкләр җыю - традиция генә түгел, ул Сабантуй бәйрәменең якынлашуын да белдерә торган йола.
Чараны оештыручылар бүләк биргән барлык авыл кешеләренә рәхмәт белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев