Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Чабаксар АҖ дә эшлекле кешеләр күп

Чабаксар авыл җирлегендә гражданнар җыены 1 февральдә Чуаш Чабаксары халкы, “Игенче” ҖЧҖ, АҖ учреждение һәм оешмалары җитәкчеләре, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов һәм Казан кунагы, ТР Дәүләт Советының җирле үзидарү органнары белән үзара ярдәм буенча бүлек мөдире урынбасары Ришат Хафизовлар катнашында узды.


Җыен башланыр алдыннан җирле “Илем” ансамбле клуб сәхнәсендә авыл халкын үзенең чыгышы белән сөендерде. Аннан АҖ башлыгы Сергей Моляков 2018 елда эшләнгән эшләр турында отчет тотты. Бюджетның 2018 елдагы керемнәр һәм чыгымнар өлеше 2078400 сум тәшкил итә. Үзкеремнәр җыю 104 % ка башкарылган, НДФЛ – 114 % ка, милеккә булган салым – 140 %, җир салымы – 103 %.
Үзара салым акчасы һәр кешедән 300 сумнан җыелган (100 %), барлыгы – 111300 сум, республикадан бирелгән субсидия белән 556500 сум. Бу акчалар Чуаш һәм Рус Чабаксары, Благодаровка авылларында юлларны карап тотуга, суүткәргечләрне тотуга һәм ремонтка, Чуаш Чабаксары авылында балалар мәйданчыгы төзүгә, юл билгеләре урнаштыруга һәм юл тамгалары салуга, Рус Чабаксары авылында чишмәне төзекләндерүгә тотылган.
2019 елда җыелган үзара салым акчасын Чуаш Чабаксары авылында Пролетар урамында юл төзелешенә, Рус Чабаксары авылында буага капиталь ремонтка, АҖ дәге өч авылда су белән тәэмин итү системасы һәм объектларына хезмәт күрсәтүгә һәм ремонтлауга тотарга планлаштыралар.
2018 елда АҖ дә республика программалары эшләгән: шуларның берсе буенча Рус. Чабаксары авылында 50 урынлык КФҮ (МФЦ) төзелгән (7324000 сумлык).  2018 елга булган юл картасы буенча күпчелек пунктлар үтәлгән.
АҖ башлыгы шәхсән кабул итүендә телдән мөрәҗәгатьләр белән 28 граждан булган.
Безнең белешмә
Барлыгы 188 йорт.
Даими яшәүчеләр – 537.
Ир-атлар – 327, 
хатын-кызлар – 261.
Эшкә сәләтле халык – 
271.
Пенсионерлар – 139.
2018 елда 5 бала туган (2017 елда – 10). 3 пар никахлашкан, бер пар авылда эшләргә калган. Балалар бакчасына 17 бала йөри, мәктәптә 39 бала белем ала. Даими яшәргә кайтучылар – 7, китүчеләр – 21. 2018 елда 90 яшен тутыручылар өчәү: А.В. Пугаева, Н.П. Игнатьева, Е.В. Якимкина.
Авыл хуҗалыгында 65 кеше эшли, бюджет учреждениеләрендә – 52, башка тармакларда – 38, районнан читтә – 77, эшсез калучылар – 10 (2017 елда 21 булган).
Чабаксарлыларның шәхси хуҗалыкларында терлек саны кимегән: 239 баш МЭТ (241 булган), сыерлар 124 (138 булган), дуңгызлар 303 (50 гә азрак), сарыклар 270 (293 булган), атлар саны гына 5 кә арткан – барлыгы 20 ат. ШЯХ ны үстерүгә бер кредит, төрле субсидияләр алынган (471800 сумлык), шул исәптә бер субсидия сөт саву аппаратына. 2018 елда 2 мини-ферма пәйда булган: Петр Петровта, Сергей Ильдуловта (моңа алар 200 шәр мең сум субсидия алганнар). Районда һәм Казанда үткән ярминкәләрдә катнашып ШЯХ лар яхшы гына табыш ала. Иң активлары – Петр 
Петров, Сергей Ильдулов һәм Валерий Есин. Шулар ук һәм тагын Вячеслав Трещеткин иң яхшы сөт тапшыручылар да булып тора. Мисал өчен, Сергей Ильдулов үз сыерларыннан 52823 литр сөт саткан (750 мең сумлык). Халык тарафыннан 3682 центтнер сөт сатылган (Хәер, 2017 елда 400 центнерга күбрәк булган), 780 тонна печән әзерләнгән. Әлбәттә, терлекләрнең баш саны һәм сөт җитештерүнең кимүенә сөткә бәяләрнең түбән булуы, ШЯХ дан 22 лейкоз авырулы сыерларны тапшыру, азыкның кыйммәтләнүе дә тәэсир иткән, халык та картая. Әмма хезмәт активлыгы буенча планда бу елга терлекләрнең баш санын арттыру каралган, өстәвенә, 3 кеше мини-ферма төзергә теләк белдергән.
Сергей Моляков язгы ике айлыкта һәм ел дәвамында авылны төзекләндерүдә (шул исәптә “Чиста яр”, “Агач утырту көне” акцияләрендә, зиратны җыештыруда) актив катнашкан барлык халыкка рәхмәт белдерде, алар арасында АҖ депутаты Эдуард Евлентьевка да, АҖ дә үткән төрле чараларда химаячеләр булган “Игенче” ҖЧҖ, “Кулон” Агрофирмасы” ҖЧҖ, “Тихонов Е.И.” КФХ, эшмәкәрләр И.А. Удиряков, Н.В. Тихоноваларга да рәхмәт белдерелде.
Җыенда гомум тавыш биреп зиратта күзәтеп торучы – смотритель сайланды, халык бар яклап та коймаларны буяуга акча табуны сорады. Сыерларны ясалма орлыкландыру өчен прибор бүлеп бирү кирәклеген дә җиткерделәр, чөнки авылда орлыкландыру  буенча технолог булып яшь белгеч – “Игенче” ҖЧҖ ветеринары да эшли алачак. Авыл эчендәге юлларны, аерым алганда, Благодаровка авылына кадәр, төзекләндерү,сафтан чыккан урам яктырткычларын алыштыру мәсьәләләре  каралды, суга өстәмә чыганак буларак ташландык ике коены тәртипкә китерү тәкъдиме дә булды. Кәрәзле элемтә операторларының барысы да “тотмавы”, банкомат кирәклеге турында да әйттеләр. Балалар бакчасы мөдире линолеумны һәм бакча бинасына керә торган төп ишекне алыштыру турында сорады.
Ринат Фәсахов күтәрелгән сорауларны һәм проблемаларны контрольгә алды, ел буена районда ирешелгән уңышлар һәм быелгысы елда да эшләячәк республика программалары турында сөйләде.
Халыкны үзләренең икътисадый активлыкларын киметмәскә, “ун ишегалды” дип аталган яңа программада катнашырга чакырды. Җыен азагында халык, АҖ башлыгына ышаныч белдереп, җирле власть эшен уңай бәяләде. Әлбәттә, авылда проблемалар бар, тик Сергей Моляков үзенең җавап сүзендә АҖ башкарма комитеты, барлык халык тырышлыгы һәм район ярдәме белән алар хәл ителерлек, диде.
Традиция буенча АҖ дәге кайбер кешеләр бүләкләнде дә. Авыл хуҗалыгында эшләгән Владимир Якимкинга һәм белем бирү өлкәсендә хезмәт куйган Валерий Ильинга күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Сергей Ильдуловка (рәсемдә) ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин имзалаган “Иң яхшы ШЯХ” номинациясендә республика конкурсы дипломы бирелде. 55 һәм 60 яшьләрен тутырган өч юбиляр АҖ башкарма комитетыннан истәлекле бүләкләр алды. Бу Изольда Удирякова, Валентина Петрова һәм Михаил Сидоров.
Ольга Иванова.
Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев