Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Чабаксар АҖ: планлаштырылганы башкарылган

Чабаксар АҖ халкы 2017 елда үзара салым буенча 111 мең сум акча җыйган. Республика бюджетыннан бүлеп бирелгәне белән бергә барлыгы 555 мең сум булган. Бу узган елдагыга караганда 320 мең сумга кимрәк.

Шулай итеп үзара салым акчасына узган һәм агымдагы елда нинди эшләр башкарылган соң?
Беренчедән хәзер үк әйтергә кирәк, өч торак пунктта: Чуаш Чабаксары, Рус Чабаксары һәм Благодаровкада кышын юлларны карап торуга тотылган акча узган ел белән чагыштырганда 12 мең сумга арткан. Әгәр узган ел әлеге максатларга 88 мең сум тотылган булса, бүген исә 100 мең сумга килешү төзелгән.
Узган ел Рус.Чабаксарында елга аша салынган күпер ремонтланган. Авыл җирлегенең үзәк усадьбасында урам яктырткычларын (лампа һәм таймерларны алыштыру) тотуга һәм ремонтлауга 88 мең сум акча кертелгән. Рус һәм Чуаш Чабаксары авылларында ике парк төзелешенә һәм коймалауга 352 мең сум акча киткән. Шул ук елны Чуаш Чабаксарында суүткәргечләрне реконструкцияләү һәм ремонтлау, Благодаровка авылында суүткәргеч салу буенча 259 мең сумлык эш башкарылган.
- Ә бит моңа кадәр без кое суыннан файдаландык. Тәмгә килгәндә, әлбәттә, су йомшак, ә менә составы нинди булгандыр, аны бит беркем дә тикшермәде, - ди Благодаровка авылында яшәүче Наталья Ермолаева. - Хәзер, өйләргә су кергәч, без автомат кер юу машиналары сатып алдык, яраткан эшләребез белән шөгыльләнер өчен буш вакытыбыз да бар. 26 йортта яшәүче авыл халкына (алтысында пенсионерлар гына яши) су кертү мәшәкате бары тик барлыгы 173 мең сумга гына төшкән. Ә бит бу эшләрне башкару узган ел авыл халкы үзара салым буенча акчаны 500 әр сум (быел 300 сум) җыю аркасында мөмкин булган.
- Быел да шулай җыйган булсалар, Рус Чабаксарында 8 йортта яшәүче кешеләр (нигездә пенсионерлар) дә суны үз өйләрендә краннан гына агызып алырлар иде, хәзер авылдагы башка кешеләр дә су белән тәэмин итү системасында бик еш тишелүләрдән интекмәс иделәр, - ди Надежда Есина.
Быел АҖ территориясендә ниләр эшләнүе хакында АҖ бухгалтеры һәм сәркатибе Ольга Каришева белән Марина Гурьяновалар сөйли, "Үзара салым буенча сумманы ни өчен киметтегез?" дигән сорауга да алар ук җавап бирделәр.
- Авылда яшәүче байтак кеше 500 әр сум акча җыюны күп дип санады, шуңа да 300 әр сум гына җыярга булдык, кызганычка каршы, ТР бюджетыннан бүлеп бирелгән акча да шуңа ким булды. Әлеге программаның кайчан да булса эшләми башлавын, авылда тормыш шартларын яхшырту буенча әлегә аннан файдаланырга кирәклеген күпләр аңламый шул. Менә, бездә булган нәрсәләр шулар. 100 мең сум акчаны без юлларны тигезләүгә һәм кардан чистартуга тотачакбыз. 180 мең сумга Чуаш һәм Рус Чабаксарындагы суүткәргечләр ремонтланачак. Монда 200 метрга якын суүткәргечне алыштыру буенча эшләр дәвам итә. Әгәр дә акча тагын табылса, бу очракта планнан тыш ешлык (частотник) урнаштырылачак. 150 мең сумга Благодаровка авылында балалар мәйданчыгы сатып алдык һәм урнаштырдык. Хәзер анда мәктәпкәчә яшьтәге 8 бала һәм шулкадәрле үк мәктәп яшендәге бала вакытны бик күңелле итеп үткәрәләр. Рус Чабаксарындагы зират янында ярдәмче бина төзү эше төгәлләнү алдында. Бу мөһим корылма (бина) 125 мең сумга төште. Ярдәмче бина төзүдә район Советы депутаты, Чабаксар АҖ-нең элеккеге башлыгы Парамонов Николай Александрович зур ярдәм күрсәтә. Эшләр үз көчебез белән башкарыла.
Чабаксар авыл җирлеге башлыгы Сергей Моляков, торак пунктлардагы проблемаларның асылын аңлап, үзара салым акчаларын җыю күләмен арттырырга кирәк дип саный. Әмма, шулай булса да, халыкның финанс мөмкинлекләрен аңлап, 2018 елга үзара салым буенча референдумда балигъ яшьтәге һәр кешедән (әлеге исемлектән студентларны, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол калган хатыннарын һәм армиядә хезмәт итүче егетләрне төшереп калдырып) 300 әр сум акча кертергә тәкъдим итә.
Һәм әгәр дә чабаксарлылар "Әйе" дип тавыш бирсәләр, җыелган акчаларны түбәндәге мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерәчәкләр:
- Чуаш Чабаксарында балалар мәйданчыгын кору һәм урнаштыруга;
- юл билгеләре урнаштыру һәм юл тамгалары ясауга;
- су белән тәэмин итү системасы объектларына хезмәт күрсәтү һәм агымдагы ремонтка;
- Рус Чабаксарындагы чишмәне төзекләндерүгә;
- АҖ-дәге барлык торак пункт чикләрендәге юлларны тиешенчә тотуга.
Лариса ФЕДОРОВА
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев