АҖ башлыгы Сергей Моляков "Чабаксар АҖ нең 2017 ел өчен социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2018 елга бурычлары турында"гы отчет белән чыгыш ясады. Үз чыгышын ул авыл халкы тарафыннан узган елгы отчетта бирелгән сораулардан башлады.
"Колосок" балалар бакчасында канализация һәм суүткәргечнең эчке системасын ремонтлау һәм мәктәпкә агымдагы ремонт турындагы беренче наказ (таләп) башкарылган.
Икенче наказ - Яңа Чишмә районы территориясендә чуваш автономиясе арасында мини-футбол буенча республика ярышлары үткәрергә. 2017 елның августында республиканың 4 районы арасында В.М. Удиряков исемендәге кубокка футбол буенча ярышлар үткәрелгән.
Өченче наказ - сукбай этләрне аулау. Эш системалы рәвештә үткәрелгән.
Дүртенче наказ - 2016 ел өчен пайчылар белән исәп-хисап ясауны тикшерү ("Кулон" агрофирмасында бөртеккә исәп-хисап бәясе килешүдә билгеләнгән бәядән артып китә). 2016 ел өчен җавап: пайчылар белән исәп-хисап бөртек бәясе буенча ясалган. 16 гыйнварга булган торыш буенча 2017 ел өчен бөртек бирү тулысынча башкарылмаган.
Чуаш Чабаксары авылында яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр торак йортка ремонт ясауда һәм икенче бер йортка юл уңаендагы газны тоташтыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән булганнар. Алар үтәлмәгән: беренче очракта ремонтка кирәкле сумма булмау, ә икенче очракта өйгә техник паспорт булмау сәбәпле.
2017 ел бюджет үтәлеше турында отчет тотканнан соң АҖ башлыгы үзара салым акчалары, аларның кайда һәм нәрсәгә тотылуы турында сөйләде, быелгысы елда җыелган үзара салым акчаларына АҖ дә нинди эшләр башкарылачагы турында санап үтте, әлбәттә инде, ул вакытында һәм 100 % җыелса.
Алынган акчалар түбәндәге эшләрне башкаруга юнәлдереләчәк:
- юлларны карап тотуга, шулай ук АҖ дә су белән тәэмин итү объектларына агымдагы ремонтка һәм хезмәт күрсәтүгә;
- Чуаш Чабаксары авылында балалар мәйданчыгы төзүгә, анда җиһаз сатып алуга һәм урнаштыруга, юл билгеләре һәм разметкалар куюга;
- Рус Чабаксарында чишмәне төзекләндерүгә.
Сергей Моляков 1 млн. сум күләмендә алынган грант акчалары турында да отчет бирде. АҖ администрациясе эшендә мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт, сәүдә учреждениеләренең өзлексез эшен тәэмин итү төп бурычларның берсе булып тора. Авылда әлеге учреждениеләрнең барысы да эшли, тик барысында да проблемалар бар. Мәсәлән, мәктәптә спортны үстерү өчен туп һәм чаңгылар җитешми; балалар бакчасында линолеумны һәм керә торган ишекне алыштырырга, ә клубка яңа баян һәм ВИА өчен (авыл яшьләреннән тора) бәрмә музыка коралы кирәк.
Халыкның мәшгульлеге
Эшкә сәләтлеләр -
236 кеше.
Районнан читтә эшләүчеләр - 73,
авыл хуҗалыгында - 69,
бюджет оешмаларында - 55,
сәнәгатьтә - 8,
хуҗалык исәпле учреждениеләрдә - 6,
сәүдәдә - 4 кеше,
эшсезләр - 21,
пенсионерлар - 127,
студентлар - 33,
18 яшькәчә балалар - 124.
Шәхси секторда 293 баш МЭТ бар (шулардан 138 баш сыер), дуңгызлар - 353, сарыклар - 293, атлар - 15 баш.
2017 елда ШЯХ ны үстерүгә барлыгы ике кредит алынган. 6 ШЯХ сөт саву аппаратлары алуга субсидия алган (61950 сумлык).
2018 елда төзекләндерү планында түбәндәгеләр:
- Благодаровка поселогында елга аркылы салынган күпергә өлешчә ремонт;
- Чуаш Чабаксары авылына керә торган җирдәге территорияне төзекләндерү;
- паркны төзекләндерү;
- Рус Чабаксары авылындагы буага ремонт;
- суүткәргечкә өлешчә ремонт;
- зират өчен җир участогын рәсмиләштерү.
Тик моның өчен үзкеремнәрне арттыру буенча актив эш алып бару кирәк. Беренче чиратта, ШЯХ да терлекләр санын арттыру һәм эш урыннары булдыру. Шул вакытта яшьләр авылда калыр, шәһәрләрдә матур тормыш эзләп йөрмәсләр иде.
Чабаксар авыл җирлеге халкы АҖ һәм аның башлыгы Сергей Моляков эшен канәгатьләнерлек дип бәяләде.
Нет комментариев