Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Чабаксар авыл җирлегендә яшәүчеләрнең үзара салым акчаларына планнары зурдан

Узган ел җирлектә үзара салым буенча берничә халык җыены үткәрелгән

Рус Чабаксарында җыен яшерен тавыш бирү юлы белән үткән, Чуаш Чабаксарында ике җыен (ачык һәм ябык тавыш бирү юлы белән), ә Благодаровка поселогында һәм Тат. Алкино авылында 1шәр ачык җыен үткәрелгән.

2020 елда беренче тапкыр 500шәр сум тапшырганнар (элек 300 сум иде). Бу Пролетар урамындагы юлның үткән елдагы кебек 51 метрын гына түгел, ә инде 90 метрын төзекләндерергә мөмкинлек биргән. Барлыгы 187 мең сум акча җыелган. Шул акчаларга 935 мең сум субсидия өстәлгән.

«Җирлек халкы, гадәттә, акчаны бердәм тапшыра, - ди аның башлыгы Сергей Моляков. - Әйтик, Тат.Алкинода нибары ике кеше генә яши, анда теркәлгәннәре белән - 7, әмма акчаны барысы да тапшырганнар. «Баш тартучылар» аз - 5-6 кеше, әмма андыйлар теләсә кайсы авылда да бар».

Башкарылган эшләрнең иң зурысы – Пролетар урамына вак таш - комлы катнашма салу. Моңа 542,5 мең сум акча киткән. Аукционда «Ремстрой» ҖЧҖ откан һәм юлны үз материалы белән ясаган.

50 мең сумны территорияне чүп үләннәреннән чабуга  калдырганнар, (ягулык-майлау материаллары һәм запас частьлар сатып алу, эш өчен түләү шунда керә). Барлык сумма үзләштерелгән. Су белән тәэмин итү челтәрләрен ремонтлауга 77,5 мең сум акча тотылган.  Һәм бу юкка гына булмаган, су торбалары тишелүнең 6 очрагы бетерелгән. Район бюджеты хисабыннан тыл хезмәтчәне (авылда яшәүче әби) йортына 300 метр трасса үткәрер өчен 35 мең сум акча күчерелгән.  Җитмәгән материалны  шушы 77,5 мең сум акчадан  сатып алырга туры килгән. Тагын 37 мең сум акча калган. Ул киләсе елга запчастьләрне запас белән сатып алуга яки ел ахырына кадәр торбалар тишелүнең яңа очраклары килеп чыкканда тотылачак. Узган елдагы үзара салым резервы ярдәмендә быел насосны да алыштырганнар.

Рус Чабаксарында 15 ноябрьгә кадәр ике янгын гидранты урнаштырылачак. «Яңа Чишмә ТКХ» МУП подрядчысына 135 мең сумның 30 % ы күчерелгән, калганы – урнаштыру һәм тоташтыру эшләре тәмамланганнан соң.

 

 

Шул кадәрле үк суммага (135 мең сум) юлларны кардан чистартачаклар. Икенче ел рәттән үзмәшгуль трактор хуҗалары белән килешү төзелә. Рус Чабаксары авылындагы юлларны анда яшәүче үзмәшгуль чистартачак.

- Киләсе елда үзара салым акчаларына Пролетар урамындагы юлга вак таш салу эшен дәвам итәчәкбез. Благодаровкага хәтле километр ярым юл кирәк, әмма без республика программасын көтәбез, - дип үз планнары белән уртаклашты Сергей Моляков. - Чуаш Чабаксарында Бакча урамы төзекләндерүгә мохтаҗ. Рус Чабаксары халкы авылны әйләнеп үтә торган юлга вак таш сала башлауны сорый. Субсидия белән алар 230 мең сум акча җыярга планлаштыралар: 50 мең сум – кардан чистартуга һәм 180 мең сум - вак ташка. Печән чабуны фермер хуҗалыклары үз өсләренә алырлар дип өметләнәбез, бигрәк тә бу авылда, чөнки анда буш җирләр күп. Әйләнеп үтүче юлга вак таш салуны түбәнлектәге күпер яныннан башларга телиләр. Быел күпер муниципаль программа буенча ремонтланды. Су белән тәэмин итү системасын агымдагы ремонт эшләренә дә акча калдырачакбыз.

 «Юллар ясала, су торбаларындагы тишекләр бетерелә. Безне барысы да канәгатьләндерә. Без алга таба да акчаны бирергә каршы түгел», - диделәр безгә Чуаш Чабаксарыннан ирле-хатынлы Анатолий һәм Ольга Каришевлар. Аларның авылдашы, пенсионер Валентина Ендуганова да шул ук фикердә: «Ел саен, күмпе әйтәләр, шул кадәрле акча тапшырам. Җыймасак, республика акча өстәмәячәк бит.  Менә Бакча урамын ясарга кирәк. Пычрак булгач, анда кереп булмый. Башка урамда яшәсәм дә, шуңа борчылам».

 Рус Чабаксарында клуб мөдире Альбина Гуслярова үзе өчен һәм авылда теркәлгән ике олы яшьтәге балалары өчен дә акча бирә:  «500 сум әллә ни зур  акча түгел. Ник вакланырга соң? 1500 сум акча тапшырдым. Елына бер тапкыр күп түгел инде,  - ди ул. - Күпер янындагы юлга вак таш салу кирәклеген хуплыйм. Сөт җыючы һәм чүп җыю машиналары авылның икенче ягына әйләнеп түгел, ә турыдан-туры керә алачак. Бездә авыл халкы җыеннарга актив йөри. Берничә тапкыр клубта һәм урамда җыелып, җирлек башлыгы һәм район башлыгы урынбасары Надежда Попкова белән үзара салым буенча фикерләр алышкан идек.

Ноябрь уртасыннан җирлектә этаплап халык җыеннары башлана. Чуаш Чабаксарында аларны округлар - урамнар буенча үткәрәчәкләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев