Чәчү алдынгыларына бүләк ясаганнар
“Кулон“ а/ф-да язгы кыр эшләренә йомгак ясап, алдынгыларга Рәхмәт хатлары, акчалата премия һәм “Яңа Чишмә хәбәрләре“нә яздырган квитанцияләр тапшырганнар.
Ветеран-механизатор Виктор Филатов һәм шофер Александр Желтков район башлыгының Рәхмәт хатларына, шофер Марат Галимов һәм механизатор Валерий Җаббаров – район авыл хуҗалыгы идарәсенең Рәхмәт хатларына, унга якын алдынгы механизатор агрофирманың Рәхмәт хатларына лаек булганнар.
Акчалата премияләр белән бергә аларга “Яңа Чишмә хәбәрләре“нә яздырган квитанцияләр дә тапшырылган. Рәхмәт хатларын, премия һәм квитанцияләрне аларга район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов һәм “Кулон“ а/ф җитәкчесе Рафис Хамадиевлар тапшырган.
Бер абзац белән
Татар торак пунктларында Сабантуй түбәндәге көннәрдә уза: Шахмайда (Акъяр, Чаллы Башы һәм Чертуш авыллары бергә), Зирекледә, Әдәмсәдә һәм Тубылгы Тауда – 17 июньдә (башлана сәгать 10 да), Акбүредә – 16 июньдә (башлана кичке сәгать 5 тә (17.00).
Социаль ярдәм чараларыннан файдаланучылар (алучылар) гаризаны электрон формада “ТР Дәүләт хезмәтләре“ Порталы аша бирә ала. Социаль ярдәм төрләре: ата-аналар түләвенә компенсация, балага пособие, инвалидларга, күп балалы гаиләләргә, пенсионерларга ташламалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев