Черемухово Бистәсеннән яшь әни 100 мең сумлык сертификат алган
Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова, Прытковлар гаиләсен яңа туган сабыйлары белән котлаган һәм сертификат тапшырган.
Анастасия һәм Сергей Прытковларның ике кызлары бар инде, бу өченче бала – көтеп алынган уллары.
Надежда Ивановна гаиләне яңа туган сабыйлары һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлаган, алга таба да “артуларын” теләгән, моның өчен барлык шартлар да бар. Республика Хөкүмәте күп балалы гаиләләргә ярдәм итә. Авыл җирендә даими яшәүче хатын-кызларга бала туганда 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган шушы акча да гаиләләр өчен яхшы стимул булып тора.
Анастасия Прыткова ТР Хөкүмәтенә балалар һәм яшь гаиләләр турында кайгыртулары өчен рәхмәт белдергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев