Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Черемухово авыл җирлегендә халык җыены 22 гыйнварда булып узды

Яхшы эш уңай нәтиҗәләргә китерә

АҖ Советы һәм башкарма комитетының отчет утырышында Яңа Чишмә районы башлыгы урынбасары Надежда Попкова катнашты. Черемухово авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитетының эш нәтиҗәләре буенча җирлек башлыгы Елена Сальцына хисап тотты.

Ул иҗтимагый советларның эшчәнлеге турында сөйләде, аларның җайга салынган эше җәмәгать тәртибе, гаилә һәм балалар, өлкән яшьтәге һәм ялгыз гражданнарга ярдәм күрсәтү өлкәләрендә уңай нәтиҗәләргә китергәнен билгеләп үтте. Шул ук вакытта ул спиртлы эчемлекләр кулланган кешеләр белән эшне ныграк алып бару кирәклеге турында әйтте.

Чыгыш ясаучы башкарма комитет эшенең үтә күренмәлелеген билгеләп үтте. Карарлар һәм күрсәтмәләрне, шулай ук планлаштырылган чараларны үтәүдән тыш, башкарма комитет көн саен гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне хәл иткән. Барлык мәсьәләләр буенча да җаваплар һәм аңлатмалар бирелгән, ярдәм күрсәтелгән.

Ел дәвамында җирлектә аның үсеш планы буенча эш алып барылган: салымнар, үзара салым, аренда түләве җыелган. «Ритэк» конкурсында катнашу бюджетка 290 мең сум акча китергән, җирле үзидарәнең бюджеты 5279114,08 сум тәшкил иткән, бу планлаштырылганның 95% ын тәшкил итә, әмма моның сәбәпләре бар (территориядән нефтьчеләр киткән, шуның аркасында НДФЛ 70% тан күбрәк җыелмаган).

БЕЛЕШМӘ:

Авылда 582 кеше яши, 2020 елда 6 бала туган, 14 кеше үлгән. 5 никах теркәлгән (ике пар авылда калган). Эшкә яраклы халык - 389 кеше. Әшләүчеләр саны - 360, 64 кеше районнан читтә эшли. Эшләмәүчеләрнең 10 сы ШЯХлар тота, 8е - хуҗабикәләр, рәсми теркәлмичә эшләүчеләр – 5 һәм 4се - иждивениеда.

- 368 кв. метр торак файдалануга тапшырылды. Бу безнең авыл өчен бик яхшы күрсәткеч, - ди АҖ башлыгы. - Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 355 баш МЭТ, шул исәптән 121 сыер, 244 баш дуңгыз, 63 сарык һәм кәҗә, 2 ат, 1950 кош - корт, 217 умарта бар. Авыл халкы терлек тотуга республикадан 435 мең сумга якын субсидия алган.

2 ШЯХ республика программаларында катнашты, субсидияләрнең гомуми суммасы 600 мең сум тәшкил итте.

 2020 елда 3220,7 ц сөт сатылган. Иң күп сөт тапшыручылар: В. В. Муратов - 40 тонна, Н. Н. Савельев. - 28 тонна, М. П. Коновалов - 23 тонна.

Башкарма комитет юллар торышы, урамнарны яктырту, су белән тәэмин итү, янгын куркынычсызлыгы, авылны төзекләндерү кебек мөһим юнәлешләр буенча эшләгән, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, сәүдә хезмәте күрсәтү һәм халыкны социаль яклау учреждениеләренең һәм оешмаларының, почта элемтәсенең өзлексез әшләвен тиешенчә оештырган.

 Һәр юнәлеш буенча бәя бирелде, уңай һәм тискәре моментлар турында әйтелде. Шулай ук Елена Сальцына 2021 елга эш планнары турында сөйләде.

Чыгышының ахырында ул халыкка авылның иҗтимагый тормышына битараф булмаганлыгы өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Гомуми тавыш бирү юлы белән авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитетының эше канәгатьләнерлек дип танылды.

Надежда Попкова авыл халкына 2020 ел район эшчәнлегенең төп өлкәләрендәге эш нәтиҗәләре турында сөйләде, Черемухово авыл җирлегенең район үсешенә яхшы өлеш кертүен әйтте. Хат ташучы Татьяна Наумова, механизатор Валентин Прытков, укытучы Любовь Шабалдиналарга район башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

«Закрома» ҖЧҖ җитәкчесе Рафис Хәмәдиев үзенең иң яхшы хезмәткәрләрен - Анна Данилова һәм Ольга Коноваловаларны билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев