Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Черемухово Бистәсе: һәр эш мөһим

Сезнең АҖ дә төзекләндерүдә мөһим бурыч нинди иде? – дигән сорауга авыл җирлеге башлыгы Елена Сальцина җавап бирә.- Бездә икенче дәрәҗәдәге эшләр юк, һәркайсы – мөһим.

Мисал өчен, торак секторны су белән тәэмин итү буенча мәсьәләләрне “аннары” га ничек калдырырга кирәк? Берничек тә! Шуңа күрә су белән тәэмин итү системасы объектларына хезмәт күрсәтүгә һәм агымдагы ремонтка 140 мең сум акча салынган иде. Бу суммага штаттан тыш хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләү һәм тишелгән урыннарны бетерү өчен материаллар сатып алу да керә. 
Җирлек территориясендәге юлларны тиешенчә тоту, шул исәптә кардан чистарту буенча эшләрне дә икенче планга куеп булмый. Бу эшләрне башкаруга 70 мең сум күләмендә килешү төзелгән.
Иң күренеп торган эш-бу юл-урам челтәрләрен норматив хәлгә китерү. Быел мондый эшне Черемухово Бистәсендәге Октябрь урамында дәвам иттек. Үткән елда 286 метр юлга вак таш салынды, быел тагын 168 метр. Бу эш 630 мең сумга төште. “Ремстрой” ҖЧҖ эшне килешүдә күрсәтелгән срокта башкарды.
Контейнер мәйданчыклары урнаштыру мәсьәләсе күптәннән бар иде. Бүгенгесе көндә 4 мәйданчык төзедек, аларны ККК җыю өчен контейнерлар белән комплектладык. Әлеге максатларга 230 мең сум тотылды, монда контейнер мәйданчыклары төзү – 211482,03 сум, өстәмә контейнерлар сатып алу – 11498,81 сум, смета төзү 4184,66 сум һәм техник күзәтчелек хезмәтләре (2834,50 сум) керә.
 Безнең авыл халкы 2018 елга мөһим дип исәпләгән барлык дүрт бурыч та хәл ителгән, әлбәттә инде, юлларны кардан чистартудан кала. Очрактан файдаланып, уртак эшкә сизелерлек өлеш кертүләре өчен авылдашларыма тагын бер кат рәхмәт белдерәсем килә. Шуны да билгеләп үтәргә телим: үзара салым түләргә тиешле 539 кешенең 428 се акча бирде.
Алда булачак референдумга без кабат 500 шәр сум үзара салым акчасы җыю тәкъдиме белән чыгабыз.
Үзара салым акчаларына түбәндәгеләрне башкарырга ниятлибез:
-  авылны төзекләндерү буенча эшләргә роторлы чапкыч һәм ЯММ сатып алу:
- ташландык урыннардан һәм зиратлардан чүп-чарларны чыгару (түгү), чүп үләннәрен чабу;
- биш җәяүле кичүен ремонтлау;
- санкцияләнмәгән ККК чүплекләрен бетерү;
- ККК җыю өчен ике контейнерга 10 данә контейнер мәйданчыклары төзү;
- юлларны тиешле хәлдә тоту, шул исәптән кышын кардан арындыру;
- су белән тәэмин итү системасын проектлаштыру, ремонт һәм хезмәт күрсәтү.
Черемухово авыл җирлегенең элекке башлыгы Савельева Антонина Анисимовна менә ниләр сөйли:
- Әгәр үзара салым кебек шундый программаны күп еллар элегрәк керткән булсалар, безнең авылда ташландык җирләр (урыннар ) булмас иде. Яхшы тормыш эзләп кешеләр дә шәһәрләргә китмәгән булырлар иде. Өйләргә су бирүдә даими проблемалар, язын һәм көзен урамнарда ерып йөрмәслек саз, кышын үтә алмаслык кар өеме, балалар өчен күңел ачу-уйнау урыннары булмау – аларның күчеп китүләренең төп сәбәбе булып тора. Үзем эшләгән елларны искә төшерәм, авыл Советына бүлеп бирелгән акча бер нәрсәгә дә җитми, ә проблемалар тау күк өелә иде. Ул вакытларда гаиләдән  - үз кесәмдәге акчага үз хисабыма кайбер кирәк-яракны сатып алуым яисә төзекләндерү буенча кайсы да булса эш өчен түләвем хәзер инде сер (ирдән) түгел.
Бүген үзара салым акчасы аркасында авылдагы күп проблема хәл ителә һәм бу авыл халкын (кулланучыларны да) сөендерә. Кемгәдер 500 сум зур акча булырга мөмкин. Мин аларны аңлыйм, әмма безнең Бистә район картасыннан юкка чыкмасын дисәк, авылны үстерүгә акчаны кызганмаска кирәк. Безнең – пенсионерларның теләген дә җиткерәсем килә: чиркәү янындагы мәйданчык (эскәмияләр, клумбалар, сукмаклар) төзекләндерелсен иде. Безнең тагын бер яшерен теләгебез бар: якташларыбыз туган ягыбызга әйләнеп кайтсын иде.
Лариса ФЕДОРОВА 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев