Черемухово Бистәсендә яшәүче Данилов Сергей Игнатьевичка 90 яшь
Сергей Игнатьевич - Бистәдә танылган шәхес. Авылның Елга аръягында яшәүчеләр аның кайгыртучанлыгы һәм авыл өчен борчылып яшәве аркасында барлыкка килгән юл өчен аңа бик тә рәхмәтле (бу хакта тәфсилләбрәк бераз соңрак укырсыз).
Ул кайчандыр Черемуховодан 7 км ераклыкта булган Горбуново авылында күп балалы гаиләдә туа. 1-4 сыйныфка кадәр җирле мәктәптә укый. Сугыш бара, укучыларны да кырга эшкә җибәрәләр (чүп утарга һ.б.). Авыл балалары 4 сыйныфтан соң Черемуховодагы җидееллык мәктәпкә җәяү йөриләр. «Ул вакытта кием начар иде, аяк киеменнән бары чабата гына», - дип искә ала Сергей Игнатьевич. Бервакыт бишенче сыйныфта укучы кыз бала кыш көне өенә кайтып җитә алмаган - юлда туңган. Шуннан соң куркып калган ата-аналар балаларын укырга җибәрмәгәннәр.
Һәм кечкенә Сережа 12 яшендә колхозга эшкә китә. Аңа үгез биргәннәр, ул аны үзе җигәргә дә өйрәткән. Аның белән кырга орлык ташыган. 1945 елның 9 мае аның хәтерендә ничек истә калуы турында сөйләде. Ул чакта кырда эшләүче хатын-кызлар колхоз идарәсе каршында эленгән кызыл флагны ерактан ук күреп алалар. Малайны тизрәк нәрсә булганын белешергә җибәргәннәр. Ул километр ярым йөгереп бара һәм идарә янында мәктәп укучылары, әбиләр җыелганын күрә. Барысын да белешкәч, кире йөгергән. Кырда эшләүче хатын-кызлар барысы да шатланып поселокка йөгергәннәр.
Аннары Сергей Игнатьевич атлар белән ашлык ташыган. 16 яшендә аңа ФЗӨгә яки тракторчы курсларына барырга тәкъдим итәләр. Ул курсларны сайлаган, армиягә кадәр өч ел тәгәрмәчле тракторда эшли. Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итә, үзе әйткәнчә, «бик җаваплы» урында. Аның самолеттан 24 тапкыр парашюттан, 6 – аэростаттан сикерү, «Отличный стрелок» званиесе, «Шәп парашютчы» значогы һәм йөгерү буенча ГТО алтын значогы бар. Кече офицерларның 4 айлык курсларыннан соң, икенче елында кече сержант булып хезмәт итә, хезмәт итүенең өченче елында сержант һәм взвод командиры ярдәмчесе була. Сергей Игнатьевич: «Районда ничә тапкыр ВДВ көнен билгеләп үттеләр, ә мине бер тапкыр да чакырмадылар», - дип зарланды.
Армиядән кайткан солдат Черемухово кызларының йөрәкләрен җилкетә. Ә егетнең күзе 19 яшьлек Прасковья Хлопуновага төшә.
– Әйе, миңа берьюлы дүрт кияүне димләделәр, ә мин менә аны сайладым, - диде хатыны Прасковья Ивановна. - Ничек чыкканмындыр, үзем дә белмим. Күндерделәр, - ди. Прасковья Ивановна 26 ел кибеттә, аннары МТСта хисапчы булып эшләгән, хезмәт бүләкләре дә байтак. 21 декабрьдә аларның бергә яшәүләренә 67 ел тула.
- Бик яхшы яшәдек. Беркайчан да әрләшмәдек. Ул беркайчан да тартмады, эчмәде, эшчән булды. 31 ел тракторда һәм 31 ел шофер булып эшләде, 73 яшенә кадәр хезмәт куйды.
Авылда алдынгы тракторчы буларак, беренчеләрдән булып җиңел машина бирәләр, аннары үзләре дә «Нива» сатып алалар. Йорт төзиләр, һәрвакыт зур хуҗалык тотканнар.
Балалары хәзер шәһәрләрдә яшиләр, әти-әниләре янына кайтып йөриләр. Өлкәне Владимир Чистай совхоз-техникумында электромеханикка укыган, 35 елдан артык Чистай АТПсында мастерской мөдире булып эшләгән. Валентина - фельдшер-акушер, Татьяна - хисапчы-икътисадчы. Икесе дә, пенсиядә булсалар да, эшләүләрен дәвам итәләр. Биш оныгы җәй саен әби-бабасы янында була. Хәзер Юля исемлесе генә Яңа Чишмәдә, калганнары Түбән Новгородта, Пензада, Краснодарда. Инде олы оныкчыгына 19, кечесенә 5 яшь һәм алар җидәү. Телевизорны Сергей Игнатьевич хәзер тыңлый гына, чөнки начар күрә. Яңалыкларны, башка тапшыруларны бик яра 2 октябрьдә Черемухово Бистәсендә яшәүче Сергей Игнатьевич Даниловка 90 яшь тула.
та. Аларга икенче ел социаль хезмәткәр булыша. Ирле-хатынлы бу пар элеккечә бик тату гомер итә. Вакытны бер-берсе белән сөйләшеп, үткәннәрне искә алып үткәрәләр.
84 яшьлек Прасковья түти бик аралашучан кеше булып чыкты. Ә хәтерләре икесенең дә бик яхшы, барлык вакыйгаларны, исемнәрне, даталарына кадәр беләләр. Тормыш иптәше ни дә булса сөйләгәндә, Сергей Игнатьевич аңа бөтен яктан ярдәм итә, барысы белән килешә. Мондый бер фикердә булган кешеләр бик сирәк очрый.
Сергей Игнатьевич һәрвакыт авыл активисты була, тыл хезмәтчәне буларак, мәктәптәге барлык чараларга да йөргән, авыл җыеннарында чыгыш ясаган. Кайчандыр авыл Советы депутаты булган. Ул - туган авылы өчен чын күңелдән җан атучы, намуслы, дөреслекне һәм гаделлекне эзләүче кеше. Һәм менә хәзер аның ярдәмендә барлыкка килгән юл турында сөйләргә дә вакыт җитте бугай.
Елга аръягына илтүче торбалардан ясалган күпер аркылы чыгу авылның күптәнге проблемасы булган. Яңгыр яуганда аеруча да куркыныч. «Берничә тапкыр эштән кайтканда таеп киттем, әле яңа гына сатып алынган икмәкне суга төшереп җибәрдем», - ди Прасковья Ивановна. Урып-җыю вакытында Татарстан Президенты, районга килгәндә, төзелә торган мәктәпне карар өчен авылга да кереп чыгачагы турында Сергей Игнатьевич телевизордан ишетеп белгән. Һәм ул, Президент килгәч, күптән борчыган проблеманы хәл итүдә ярдәм сорап, авылга килгәч аның янына барырга уйлаган. Бервакыт «Ашыгыч ярдәм» машинасы Прасковья Ивановнаны хастаханәгә алып китү өчен аларның өйләренә бара алмаган. Башта Сергей Игнатьевич Президентны авыл хуҗалыгы күргәзмәсе янындагы кырда бик озак көткән. План өзелер, мөгаен, дип борчылган. Аннан авылдашлары белән мәктәп янында көтеп торган. Рөстәм Миңнеханов район башлыгы Вячеслав Козлов белән бергә микроавтобустан чыккач, бик сөенгән. «Менә ул машинадан чыкты да безгә таба килә башлады һәм иң беренче булып миңа күрешергә дип кулын бирде, - дип искә алды бу очрашуны Сергей Игнатьевич. - Мин Президентка ничек бар, шулай сөйләп бирдем, безнең якка бернинди күпер дә юк, хатыным авырап китте һәм «Ашыгыч ярдәм» килә алмады. Юллар начар, халык җәфа чигә, дим. Президент ярдәм итәргә вәгъдә бирде, ә аның ярдәмчесе минем контактларны язып алды», - дип сөйләде.
Сергей Игнатьевич көтә башлаган һәм, хәтта, Казанга теге ярдәмчегә дә шалтыраткан, нык борчылса да, «барысы да булачак», - дип ышандырганнар. Чыннан да, ярдәм килгән. Сергей Игнатьевичның һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән әлеге юл ремонтланган. Бу хәл алты ел элек булган. (Ә инде 2015 елның көзендә Черемухово АҖдә һәм башка авылларда үзара салым кертелде, ул хәзер авылларны төзекләндерү проблемаларын хәл итә).
«Хәзер мин Рөстәм Миңнеханов өчен Ходайга дога кылам. Ул безгә нык ярдәм итте!», - диде Сергей Игнатьевич. Ә авылдашлары исә битараф булмавы, максатчан һәм тәвәккәл булганы өчен аңа рәхмәтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев