Черемухово Бистәсендәге халык җыенында хөрмәткә лаек авыл кешеләрен бүләкләделәр
Хөрмәтләнүчеләрнең һәркайсына дә рәхмәт сүзләре әйтелде.
Мәгариф системасында күпьеллык иҗади хезмәте өчен Черемухово мәктәбе укытучысы Елена Ивановна ДАНИЛОВА;
50 яшьлек юбилее уңаеннан һәм «Намуслы хезмәте өчен» «Закрома» ҖЧҖнең сөт блогы операторы Надежда Алексеевна КОЗЛОВАлар Яңа Чишмә районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
«Закрома» ҖЧҖ терлекчесе Алексей Анатольевич НАСЕЙКИН күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм Черемухово мәктәбе техперсоналы Галина Ивановна САФОНОВА юбилее уңаеннан һәм үз хезмәтен намуслы башкарганы өчен Черемухово АҖ Советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
АҖ башкарма комитеты һәм авыл халкы шулай ук узган елда 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтүче авылдашларын котладылар. Болар:
Иван Васильевич һәм Зоя Васильевна Шабановлар.
Иван Васильевич һәм Любовь Александровна Беспаловлар.
Истәлекле бүләкләр көчле алкышлар астында тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев